Кичерү юк

Марат Кәбиров. Кичерү юк — роман, психологик триллер. Бу әсәрдә сезне куркыта торган фәлсәфә дә, мистика да, хоррор да, башкасы да юк. Гади укучы өчен язылган гади роман. Гади кешеләрнең бөек мәхәббәте һәм катлаулы язмышы турында.

Ул үзен гаепле саный. Ул чынлап та гаепле. Чөнки бу яшьлек хатасы гына түгел, ә гөнаһ. Зур гөнаһ. Мондый гамәлләргә кичерү юк. Һәм иренең җәберләүләрен тиешле җәза дип кабул итә. Ул түзә… Түзәргә тиеш, чөнки тамугтан качып булмый. Качарга ярамый да. Ул гомере буена шулай яшәргә дә әзер. Әмма көннәрнең берендә…