Кичерү юк - 3 бүлек
Кичерү юк

Кичерү юк — 3 бүлек


* * *
Алар Рәшит белән чәчәкле болын буйлап атлап баралар. Җитәкләшкәннәр. Кайнар учлар аша бер-береңә күчкән җылылыкны тою да чиксез рәхәт. Нәрсәдер сөйләшәләр. Бөтенләй ят, бернигә дә кирәкмәгән нәрсә. Бөтенләй сүзсез тормас өчен генә. Нигездә, дәшми генә атлыйлар. Сүзләр мөһим дә түгел. Янәшәңдә үзеңә иң кадерле кеше атлаганын, аның син сулаган һаваны сулавын тою да җитә. Тәнзилә кайчагында чынлап та Рәшитнең сулышын ишетергә тырышып тынып кала, тик бернәрсә дә ишетелми. Егет вакыт-вакыт Тәнзиләнең учын назлы итеп кысып ала. Һәм кыз ягына карап куя. Елмая. Ә елмайганда ул шулкадәр матур, якты, ихласлыкның үзе булып балкый — бөтен хис-тойгыларын күргәзмәгә чыгарып салган кебек. Тәнзилә дә елмая. Теге вакытта Рәшитнең сулышын ишетә алмаса да хәзер аның йөрәк тибешен аерма ачык ишетә ул:
— Дөп-дөп-дөп…
Ләкин бу тавыш Тәнзиләгә “Мин яратам сине” — дигән кебек ишетелә. Мин яратам сине! Дөп-дөп-дөп…
— Дөп-дөп-дөп!
Кинәт тавыш ритмнан чыга. Яңгырашы да, мәгънәсе дә үзгәрә. Әле генә елмаеп балкып торган Рәшит тә әллә кайда була. Елмаюыннын калган яктылык керфекләр арасыннан үтеп керә дә бөтен дөньяны яктыртып җибәрә. Тәнзилә күзләрен ача. Тавыш тагын кабатлана. Тәрәзә кагалар икән. Тәнзилә инде барсын да аңлый, урыныннан торып тәрәзә янына килә.
— Мин киттем, кызым. Көтүне чыгарырга онытма.
— Ярый, әни…
— Йоклап кала күрмә.
Әнисенең капкага юнәлгәнен карап тора да Тәнзилә диванга барып утыра, әле генә күргән төшен кабат күз алдына бастырырга теләп күзләрен йома. Берни дә килеп чыкмагач, авыр сулап куя һәм юынгычка атлый.
Апасы район үзәгендә укыгач, сирәк кайтып йөри. Әтисе ераграк юлга чыгып киткән чакларда әнисе аны гел шулай уятып китә. Гел шулай бер сүзне кабатлый:”Йоклап кала күрмә”. Бер карасаң, рәхәт инде шулай. “Кызым, мин эшкә китәм, сыерларны савып көтүгә озат” — дисә иртәрәк торырга туры килер иде. Ә ул барсын да үзе эшләргә тырыша. Әни кеше. Әни…
Һәрвакытта да мондый татлы төшләр генә күреп ятмый инде Тәнзилә. Бөтенләй берни белми йоклаган чаклары да була. Ә менә мондый татлы мизгелләрдә уятулары бераз ачуны да китерә. Әнисенә ачуланмый ул. Кемгә икәнен белмичә генә ачулана. Әллә тормышка, әллә төшнең иртәрәк кермәвенә, әллә Рәшитнең шулай төштә генә аның белән булуына.
Юынып алгач, барсы да юкка чыга. Чәй кайнап чыккан арада урамда сыерлар кычкырышкан, чыбыркы шартлаган тавышлар ишетелә. Кайчагында көтүченең:”Кая бара! Борыл анаңны!..” — дип сукрануы да яңгырап китә. Һәм Тәнзилә бөтен эшен ташлап ишеккә йөгерә, аягына ни эләксә шуны элеп ихатага чыга. Ничә тапкыр чыксаң да гаҗәпкә калдырырлык җиләс җил килеп бәрелә, юеш үлән исе… Ихатага чыгу белән башка дөньяга эләккән кебек буласың, хәтта күзең ачылып бетмәгән чакларда да шундук йокы кача, җиңелчә салкынлык, назлы җил үзенекен итә, сафка кайтара. Утар капкасын ачып җибәрү белән сыерлар урам ягына атлый, абзардагы бозауларның сөрәне ишетелә. Ә капка алдында — күршеләрнең сәламе каршылый.
— Нихәл күрше!
— Ару гына әле. Үзегез ничек?
Күршеләр белән хәл-әхвәл белешкән арада Тәнзилә Рәшитләр ягына карап ала. Көтүне Рәшит чыгарса, күңеле күккә омтылып куя, аның бу якка борылып каравын, сизелер-сизелмәс кенә баш кагуын, кыенсынып елмаюын көтә. Тик андый бәхетле чаклар еш булмый, Рәшит, гадәттә, урамга ук чыгып тормыйча капкасын ябып куя. И, юк инде эләккән эш бу Рәшиттә…
Теге вакыттан соң барсы да үзгәрер кебек тоелган иде. Барсы да, барсы да.
Кызның үзенә битараф түгеллеген аңлады бит инде ул. Моны Тәнзилә аның күзләреннән күрде. Рәшит бер җаен табып аның белән тагын да ныграк якынаю ягын карарга, кинодан кайткан чакларда капка төбенә кадәр булса да озатып куярга… һич югы омтылырга… ниндидер игътибар күрсәтергә… нәрсәдер эшләргә тиеш иде… Егет кеше ич инде ул. Үзе башларга тиеш.
Хәер, ул нәрсәдер эшләргә маташып карады да бугай… Тәнзиләнең суга чыкканын күрсә, чиләкләрен күтәрешеп алып килде. Башка эшләрдә дә ярдәм итте шикелле. Тик шунда авыз ачып бер сүз әйтү түгел, күтәрелеп тә карамады. Карарга кирәк иде. Нәрсәдер әйтергә. Әйтергә тырышырга… Тәнзилә аны аңлар иде, чөнки үзенең дә хәле шул чама, ни сүз әйтерлек, ни күтәрелеп карарлык чарасы юк. Күп вакыт рәхмәт тә әйтмичә җибәрә иде. Әгәр Рәшит нәрсәдер дип авызын ачса, берәр төрле сүз ялганып китәр дә…
Футбол кырындагы хәлләрне исенә төшереп, күңеленнән генә:”Эндәш инде берәр нәрсә! Берәр сүз әйт…” — дип кабатлаган чаклары да күп булды. Ярдәм генә итмәде. Болай итү, күрәсең, кайбер бәйгеләр, ярышлар вакытында гына эшкә ярый иде. Чаңгы ярышында, мәсәлән… Футболда… Ә тормышта… Юк…
Мондый халәт озак кына дәвам итте. Нәрсәдер көтү, сызлану… Чын мәгънәсендә сызлану иде бу, үзенә күрә бер авыру сыман, вакыт-вакыт авыр сулап, ыңгырашып куярга мәҗбүр итә торган әрнү иде. Я ул күңел төшенкелегенә китерә дә үзеңне бик түбән, беркем дә ярата алмый торган мескен җан иясе итеп тоярга мәҗбүр итә. Шундый чакларда аеруча кыен була, көзгегә караган саен, бер кимчелегеңне табасың һәм аны берничек тә төзәтеп булмаячагын аңлаудан тагын җаның өзгәләнә. Ә кайсы вакытларда әллә нинди сәер дулкын ялмап ала да дөньяның иң бәхетле кешесе сыман тоеласың, менә менә Ул синең яныңа килер дә хисләрен белдерер, мәңге ташламаска, мәңге бергә булырга вәгъдәләр биререшер кебек буласың һәм күңел ашкынып көтә башлый. Мондый чакларда Тәнзилә капка төбенә мең тапкыр чыгып керә, урам буйлап Рәшит киләдер, чыгып каршыламасаң ул берни дәшми узып китәр сыман тоела. Көтеп алалмагач, тагын кыен була…
Бу хәлат мәңге бетмәс, гомер ахырынача шулай җәзалап торыр сыман тоелса да бераздан ипләп кенә сүрелә барды. Ә көзен, Рәшит район үзәгендәге һөнәрчелек училищесына китеп атнага бер генә кайтып йөри башлагач, бөтенләй җуелды. Бөтенләй үк түгелдер… Бөтенләй үк җуелып бетми инде ул, ләкин ничектер тынычланып кала, бернәрсәгә дә комачауламый да, ярдәм дә итми, әрнетми дә, сөендерми дә — шулай булгач, барлыгы да сизелми. Әле кайчан гына бөтен барлыгыңны актарган мәхәббәт тойгысы музейдагы бер экспонат рәвешенә керә. Бик кадерле экспонат.
Һәм тагын нәрсәдер калды… Өметме бу, көтүме, эзләнүме… Бәлки, уянудыр… Уяну. Татлы төшләр күреп, саташып, яки бөтенләй аны-моны белмичә үлеп йоклап яткан җирдән кемдер килеп тәрәз кага. Син уянасың һәм үзеңнең кайсы дөньяда икәнеңне аңлый алмый торасың — төшме бу, өнме, әллә тагын ниндидер берәр урынмы. Һәм ахыр чиктә уянасың да тәрәзәгә киләсең. Кем какканын, аның ни теләгәнен беләсең килә. Тик анда беркем дә юк. Ниндидер билгесез кеше сине уяткан да үзе китеп барган.
Рәшит тә аның күңелендә йоклап яткан якты хисләрне әнә шулай тәрәз кагып уятты да ник уятуын да, ник килүен дә әйтмичә үзе кайдадыр китеп барды. Әнә шундый сәер хәлат иде. Күзләреңне кабат йомып кына инде элекке хәлеңә кайта алмыйсың. Уянгач, нәрсәдер эшләргә кирәк… Яшәргә кирәк…

* * *
Кинодан соң клубта бераз биеделәр дә сәгать унике тулуга кайтырга чыктылар. Җәй булса да күз бәйләнә инде бу вакытта. Кай арададыр бергә килүчеләр таралышып бетте дә алар Рамил белән икәү генә калдылар. Тәнзиләләрнең капка төбенә җитеп киләләр иде инде, егет кызны биленнән кочаклап алды. Кыз шундук диярлек аның кулын шудырып төшерде. Бераздан тагын…
— Кочаклама. Яратмыйм, — дип кырт кисте ул.
Рамил башкача кочаклап маташмады, әмма бераздан кызны җитәкләп алды. Кыз кулын шудырырга тырышкач, кысарга мәҗбүр булды.
— Авырттырасың.
Рамил ычкындырды. Тавыш-тынсыз гына атладылар.
— Кино ошадымы соң? — дип сорады егет бераздан.
— Ошады, — дип җаваплады кыз. — Ә сиңа?
— Мин аны караган идем инде.
— Ә-ә-ә.
Рамил начар егет түгел иде. Мәктәптә укыганда спорт ярышларында гел беренче булгач, кызлар арасында абруе зур булды. Тик ул чакта үзе бик сайландымы, күңеле чуарракмы тәгаен генә йөргән кызы юк, әле берәүгә, әле икенчегә ияреп карый, тик берсе белән дә ныклы гына мөнәсәбәт кора алмый бугай. Әле менә Тәнзилә артыннан килә.
Тәнзиләгә иярүчеләр дә хәтсез генә булды. Тик берсе дә күңеленә ошап җитмәде, бары тик егетләрне багана буенда калдыру буенча тәҗрибә тупларга гына ярдәм итте. Бу юлы да шулай шома гына шуарга кирәк инде.
Үзләре янына якынаюга, Тәнзилә кинәт кенә капка ягына йөгерде. Ләкин Рамилның да тәҗрибәсе зур иде бугай, ул шундук кыз артыннан ташланды да аны узып капкага аркылы басты.
— Керәм, — диде кыз җитди итеп, — Әниләр ачулана.
— Аз гына тор инде.
— Нишләп торыйм?
— Сөйләшеп торыйк.
Егетләрнең барсы да бер инде. Берсе дә сөйләшә белми.
— Яхшы, әйдә, торабыз.
Беркадәр басып тордылар. Рамил бер сүз дә әйтмәде. Нәрсәдер әйтергә тырыша иде ул, тик такта алдына чыккач укытучының соравына ни дип җавап бирергә белми этләнгән мәктәп баласы кебек иде. Югыйсә, кызлар артыннан да йөргән кебек инде үзе. Яше дә мәктәптән узган, тиздән армияга китәргә тиеш. Алар сыйныфыннан берүзе генә калды бугай, калганнар яз көне үк китеп беттеләр. Ә үзе шундый җебек…
— Күңелең булдымы? — дип елмайды кыз, — Мин керәм.
— Юк, Тәнзилә… Кермә, әйдә, урам буйлап йөреп килик.
— Аз гынамы?
— Аз гына.
— Тик озак йөрмибез.
— Яхшы, дип балкыды Рамил, — Озак йөрмәбез.
— Рамил, алайса, мин аяк киемен генә алыштырып чыгыйм, яме. Монсы үкчәне кыра.
— Ә син чыгасыңмы соң?
— Син тавышланма, яме. Әти ишетсә, башны бетерә.
Рамил читкәрәк чыгып юл бирүгә Тәнзилә елп итеп кенә калды. Ишек келәсен элгәндә ул елмая иде.
— Ә син чынлап чыгасыңмы? — дип кабатлады эченнән генә, — Чыкты ди, көтеп утыр!..
Кызларның шулай алдап кереп китүе табигый хәл иде, икенче көнне моны искә алучы да булмый. Егет тә бераз көтеп утыра да “бүген дә берни килеп чыкмады инде” дип кайтып китә. Үзенең булдыксызлыгын сүгеп алырга мөмкин.
Тәнзилә үзе дә күңеленә ошаган егетне һаман очрата алмады. Рәшит дип өзгәләнмәсә дә аның озатып кую мөмкинлеген күз уңыннан ычкындырганы булмады. Тик…
Армияга китәр алдыннан керде Рәшит. Мондый чакта күршеләр белән саубуллашып чыгу гадәте бар. Тик егетнең керүе моның өчен генә түгел иде бугай.
— Хушлашу кичәсенә нигә кермәдең? — диде ул өйгә узып Тәнзиләне күрү белән, — Тәнзилә-ә?!.
Әнисе кызны акларга ашыкты:
— Бүген иртәнге автобус белән генә кайтып җитте шул, балам.
Әтиләре өйдә юк иде. Рәшит Тәнзиләнең әнисен кочаклап алды:
— Исән-сау торыгыз, апа.
— И, балакаем, үзең дә исән-имин йөреп кайт. — дип егетнең аркасыннан какты Тәнзиләнең әнисе, — Шушындый зифа, матур, акыллы килеш каршыларга язсын сине дә.
Аннан соң Рәшит Тәнзиләгә борылды. Сүз әйтмәде. Кочаклап кына алды. Назлы итеп, иң кадерле кешесен күкрәгенә кыскан кебек. Һәм… Битеннән үбеп алды да күзләренә карады. Бу карашларда сагыш та, өмет тә, ярату да — барсы да бар иде. Һәм Тәнзилә ниндидер сәер бер дулкын тәэсирендә аның иреннәренә үрелде. Оз-зак итеп, барлык күзнәкләрне земберләтерлек булып бөтен тәнгә таралган татлы дулкыннарны сөю учагында киптереп бетергәнче үбешәсе иде. Тик алай килеп чыкмады. Икесе дә бер мизгелгә хискә бирелделәр дә кинәт икесе дә айнып киттеләр… Аннан соң Рәшит кыенсынып кына Тәнзиләнең чәчләреннән сыйпады да ашыгып чыгып китте. Машина кузовыннан урам буйлап болгап барыр өчен йөртә торган бер почмагы төйнәп куелган зур кулъяулыгын да онытып калдырды хәтта.
Тәнзилә аның артыннан ташланып капка төбенә чыгуга, машина кузгалып киткән иде инде. Тәнзилә аның артыннан йөгерергә укталып куйды, тик кыенсынды — килешмәс, кеше әлләни уйлар. Ул кулъяулыгын гына болгады. Ә күңеленнән Рәшитнең исән-имин йөреп кайтуын теләде.
Хисләр кузгалып калды. Әрнү кузгалды. Бу әрнүләрдә мәхәббәт көчлерәк идеме, әллә үкенү тойгысымы — аңламассың. Тик үкенү бар иде. Һәм ул җанны өзде. Ник… Ник баштарак булмады шундый хәл. Ник алданрак аңлаша алмадылар?!. Ә әлеге үбешү… ул үлем алдыннан ниндидер мөмкинлек ачылуын аңлаган шикелле иде. Тик бер өмет бар. Рәшит кайтачак. Аны бары тик көтеп алырга гына кирәк. Һәм Тәнзилә Рәшитне көтеп алачагына тамчы да шикләнми иде.
Ике ел гына нәрсә инде бер карасаң. Әнә Тәнзиләнең дәү әбисе сугышта ятып калган ирен гомер буена көтте. Табынга утырса да:
— И, никадәрле нигъмәтләр. Әмирҗаным гына күрә алмады шушылай бай тормышны, — дип уфтана торган иде. Яңа өй салып кергәч тә авызында шул булды, — И, Әмирҗаным күрсә безнең бу йортны…
Гомер буе көтте. Җиңү көне җитсә, ире кайтып керер төсле бер ашкыну белән йөрде, матур күлмәкләрен киде, тәмле-тәмле ризыклар пешерде. Баштарак:”Әмирҗаным кайтса…” — дип әйтештерә иде, соңрак әйтми башлады, тик моны аңлау өчен сүзләр кирәми, кыяфәтенә бер күз салу да җитә иде. Көтте. Урамнан берәр кеше килгәнен күрсә дә тәрәзәгә каплана, үзенең күзләре күрми башлагач:
— Балам, әнә теге кем ул? — дип мөлдерәмә күзләрен төби торган иде. Мондый чакларда Тәнзилә дәшми, кем икәнен әйтсә, рәнҗетер кебек тоела, шуңа кыз баш чайкап кына куя. Ә дәү әнисенең күзләрендә гаҗизләнү пәйда була:”Тагын кайтмады…”
Үлем түшәгенә яткач та теленнән төшермәде.
— Күп яшәдем инде, — дип моңсу елмая иде, — Әмирҗаныма караганда ике тапкыр озак та, күпкә бәхетлерәк тә яшәдем. Балаларымның хөрмәтен күреп, бәхил булып китәм. Тик каберем генә аның янында булмый.
Үзәкне өзгәне ул булмады әле. Инде җан бирер алдыннан, үлем саташуы кергәч, янындагы һәрбер кешегә җентекләп карап чыкты да:
— Балалар, — дип хәлсез генә пышылдады, — Балалар… Кайтмадымы тәки… атагыз…
Һәм җавап ишетмәгәч, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды да күзләрен йомды…
Менә шуның белән чагыштырсаң, ике ел ул әлләни күп гомер дә түгел. Ике елга гына түзәргә мөмкин. Һәм иң мөһиме — өмет бар бит алда. Ул үлмәгән, исән, кайтачак. Ә Рәшитнең кайтачагына ышана иде Тәнзилә. Һәм аның кайтуын еш күз алдына китерә иде.
Ләкин бераздан әлеге тойгылар тагын үткенлеген югалтты… Һәм барсын да, хәтта Рәшитне дә, оныттырырлык хәл булды.



Добавить комментарий

WordPress: 25.72MB | MySQL:95 | 2,859sec
Рейтинг@Mail.ru