Кичерү юк — 4 бүлек

* * *
Динар уртачадан калкурак, чандыр гәүдәле егет иде. Кап-кара кашларына кадәр төшеп торган куе кара чәчләр, кара мыек… Һәр кеше үзенчә матур, бары тик аның матурлыгын таба белергә генә кирәк, диләр. Динарның матурлыгын тиз генә тапмалы түгел иде. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә шулай тоелды. Әмма Динар авыл егетләреннән аерылып тора иде. Үз-үзен тотышында, хәрәкәтләрендә, атлап йөрешендә ниндидер ыспайлык бар. Киемнәре дә яңа гына энәдән төшкән кебек — матур, затлы. Тәнзилә аларның нинди тукымадан икәнен дә, ничек дип аталганын да төгәл белми иде. Район үзәгеннән ерак китмәгән кыз өчен бу, бәлки, гаеп тә түгелдер. Ләкин Уфадан кайткан ахирәтенең бер журналында мондый рәсемнәрне күргәне бар иде. Шуңа да Динар аңа кунакка кайтмагандыр, ә журнал битеннән төшеп калгандыр сыман тоелды. Кемнеңдер журналыннан төшеп калгандыр да хәзер шуны табалмыйча адашып йөридер. Табуы да икеле, андый ялтырап торган журналлар авылда юк, булса да урлап бетерәләр дә иң яшерен урында саклыйлар һәм бары тик иң якын бер-ике ахирәте белән генә бергәләшеп карыйлар. Шулай булгач, Динар әле авылда бик озак торачак иде…
Кайтып клубка чыкканының икенче көнендә үк күз төбендә күкшел тамга пәйда булды. Динар үзен иркен тота иде, теләсә-кайсы кызга сүз катырга, шаяртырга мөмкин. Ә үзе шул кызга күз терәп йөргән егетләргә бу ошамый… Алар бераз читтән күзәтеп торалар да “әйдә, чыгып җилләнеп керәбез” дип алып чыгып китәләр. Ләкин Динарның “фонаре” татарчага өйрәтү нәтиҗәсе булган, диделәр. Монсы да гадәти хәл иде. Гадәттә, читтә йөреп кайткан авылдашлар да, килгән кунаклар да үзләренең текәлеген күрсәтергә теләп, урысча гына сиптереп йөри башласа, авыл малайлары аларны шундук урынына утыртып куя. Башта тыныч кына, сүз белән генә әйтеп карыйлар. Ярдәме тимәсә, “моның авызын төзәтергә кирәк бугай” дип клуб артына алып чыгалар. Һәм ни гаҗәптер, моның ярдәме тия. Теге кәттә егетләр шундук татарча сөйләшә башлый, телне белмәүчеләре булса — тиз арада өйрәнәләр.
Динар телне яхшы белә иде. Алай гына да түгел, гармунда бик оста уйный, тавышы бик һуш китмәле булмаса да беркемнән дә кыенсынып тормый җырлап та җибәрә. Шуңа авыл яшьләре егетне тиз арада үз итте. Күз төбендәге күкшел таралганчы ук ул үз кешегә әйләнде.
Клубта магнитофон бер мәлгә онтылып торды. Динар оста баянчы гына түгел иде. Ул гармун көенә уйнап була торган әлләникадәр уеннар белә икән. Күмәкләшеп биюләр дә, төркемнәргә бүленеп ярышулар да, кара-каршы басып такмак әйтешүләр дә, тагын әллә нәрсәләр — барсы да авыл яшьләре өчен яңа да, кызык та булып тоелды. Динар аларны сабыр гына өйрәтте, кайдадыр ялгышсалар баянын куеп үзе күрсәтеп бирде:
— Менә бу урында болай итәргә кирәк, — Һәм җитди итеп өйрәтеп биргәч, берәр шаян хәрәкәт ясап көлдереп алырга да онытмады, — Болай да була…
Яхшы бии дә икән. Болай, авылча гына сикергәләми, әллә нинди хәрәкәтләр ясый, кайчагында билгеле биюләргә пародия эшләп аяктан екканчы көлдерә. Сәнгать институтында укый икән, шуңа барсын да белә, осталыгы чиктән ашкан. Өстәвенә, үзе дә дәртле, шаян күңелле.
— Мин уйлап тапкан нәрсә түгел инде, — дип еш кабатлый ул, — Бу уеннарның күбесе электән калган, аны безнең әби-бабайлар, әти-әниләр уйнаган. Шуннан никтер онытканнар. Бәлки, чит музыкага сикерү нәтиҗәсендәдер. Җайлы бит, ике хәрәкәт өйрәнеп аласың да менә болай итеп маймыл кебек сикергәлисең…
Һәм ул үзе сикергәләп күрсәтә. Көлеп үлмәле килеп чыга. Чөнки ул бүгенге дискотекаларның бөтен хәрәкәтен дә белә һәм кызык итеп кабатлый. Пародия ясый, үзе әйтмешли. Һәм тагын аңлатып бирә:
— Ата-бабалардан калган уеннарның бер кызык ягы бар. Уен ни дип кенә аталмасын, ничек кенә нинди темпта гына башкарылмасын, ул үзеңә ошаган кеше янында булырга, аңа игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Һәм ялкыттырмый — бергә буласың, таралышасың, күмәкләшәсең һәм тагын якын кешең янында каласың… Ялыксаң, башка кешене сайлыйсың… Башы эшләгән инде борынгыларның…
Кыскасы, “зу-зу”га сикереп туйган яшьләр өчен Динарның кайтуы бәйрәмгә әйләнде. Йөргән егетләре булмаган кызлар төн йокысыннан язды, дисәң дә буладыр. Тәнзиләнең ахирәтләре телендә дә гел шул гына булды:
— Динарның кызы бар микән?
— Студент булгач, шәһәрдә бардыр инде.
— Безнең ишеләргә күз дә салмый инде ул…
— Динар кайчан китә микән? Китмәсен иде…
Кызларның кыяфәте дә үзгәрә башлады. Алар матуррак киенергә, чәчен-башын төзәтеп, затлы итеп бизәнеп чыгарга тырыштылар. Хәтта бераз әрпешрәк йөргәннәр дә җыйнакланып калды, үз-үзен карап йөрергә гадәтләнде. Ә электән үк атакайланырга яратучылар бөтенләй чаманы югалтты — изүләре төшкән саен итәкләре кыскара барды. Ләкин бераздан Динарның моңа бөтенләй игътибар бирмәвен тоепмы, әллә карчыкларның сукранып калуы тәэсирендәме, алар да адәм рәтле киенә башладылар. Монсына өлкәннәр сәбәпче булырга да мөмкин…
Авыл халкы кызык инде ул. Читтән генә, “мин монда юк” дигән кыяфәт чыгарып күзәтә белми. Аның бар нәрсәгә кысылышы бар һәм үз фикерен сабыйларча бер катлылык белән чыгарып сала. Изүең ачыграк булса:
— Балам, болай шәрә йөрмә, күкрәгеңә салкын тимәсен, — дип тә җибәрә. Кайчагында бөтенләй:
— Кызым, күкрәкләреңне сатарга уйламыйсыңдыр бит? Күргәзмәгә куйгансың, — дип тә мәсхәрәли.
Хәтта бот буе малайларына кадәр:
— Итәгеңне төшер, апа, трусигыңның балагы күренә, — дип кычкырып калырга мөмкин.
Кайчагында әти-әниеңә дә җиткерәләр. Гөлсинә апалары белән бер сыйныфта укыган кызның әтисенә Шәймәрдән бабай акча да биргән, дип сөйлиләр. Бөтен халык җыелган бер урында моның кулына иллелек тоттырган:
— Шәйхетдин улым, әллә кайчан бирермен дип йөри идем. Мә әле.
Шәйхетдин икеләнеп кенә акчаны алган да:
— Ни өчен соң әле бу? — дип сораган.
— Кызыңа кием ал, — дигән Шәймәрдән карт, — Шәрә йөри башлады бит.
Шуннан тегесе кайтып кызының бөтен киемен утка яккан, дип сөйләделәр. Булса да булгандыр, тегесе өс-башын яңартканчы клубка чыга алмый йөрде бугай. Гөлсинә апасының ахирәтләре кайчагында шуны сөйләп көлешеп алалар иде.
Өлкәннәр сүзенә артык колак салырга яратмасалар да кызларның шуның ише мәрәкәгә эләгәселәре килеп тормый иде. Авылда сүз тиз йөри, нәрсәдер майтардыңмы — ул шундук Динарга барып ирешәчәк. Сак булырга, тәртип бозмаска кирәк иде. Әйбәт булырга тырышу яхшы нәрсә: башта аны бераз көчәнебрәк эшлисең, соңыннан гадәткә керә дә булмышыңның бер өлешенә әйләнә.
Бер кешенең килүе авыл яшьләрен, аеруча аңа өмете булган кыз-кыркынны, бөтенләй диярлек үзгәртеп җибәрде. Бу аларның тышкы кыяфәтендә дә, үз-үзен тотышында да чагылды.
Тәнзилә дә үз-үзен җыебрак йөрергә, матуррак булып күренергә тырышты. Ләкин ул Динар дип өзгәләнмәде. Аңа сокланды, әлбәттә. Мондый егеткә сокланмый мөмкин түгел иде. Соклану, хөрмәт, ихтирам… Барсы да бар иде. Ә мәхәббәт… Кыз бу хакта башына да китереп карамады. Динар мине озатса, бергә булсак, дигән уй дөньяда бөтенләй юк иде. Әйбәт егет, соклангыч егет… Һәм вәссәлам…
Ләкин Динар авыл яшьләре тормышын гына үзгәртеп калмады, бераздан ул Тәнзиләнең дөньясына да килеп керде һәм аның астын-өскә китерде.