Кичерү юк — 5 бүлек

* * *
Җәйге кичләрнең берендә алар, бер урамда яшәүче өч кыз, уен беткәнне дә көтеп тормыйча кайтырга чыктылар. Ләкин клубтан беркадәр ераклашуга ук әллә кайда яңгырап торган гармун моңы, яшьләрнең дәрле “Һайт-һай!”лары бер мәлгә тынып калды да аны онытыла башлаган магнитофон тавышы алыштырды. Ә бераздан кызларның артында аяк тавышы ишетелде.
— Динар килә, — дип пышылдады Сания, — Динар…
— Кит әле, ул бит биеп калды, — дип каршы төште Зәлифә, өс-башын төзәткәләп, — Күзеңә күренәме әллә?
Ләкин күп тә үтми Динар куып җитте. Җиңелчә генә тамак кырып алды:
— Нәрсә, кызлар, иртә кузгалдыгыз? — дип сөрәнләде ул. Елмаюы күренмәсә дә сүзләрендә елмаю сизелә иде, — Сездән башка бер ямь калмады.
Кызлар сүз әйтмәде. Көлешеп кенә куйдылар. “Һи-һи-һи” — дип кеткелдәү сүз әйтүгә караганда уңайлырак иде.
— Өстәвенә, караңгы да әле, — дип дәвами итте егет, — Курыкмыйсыз мени?
— Курыкмыйбыз, без бит өчәү, — Сания тавышындагы дулкынлануны җуярга теләгәндәй тагын кеткелдәп куйды.
— Ә мин куркам. Сезнең белән кайтыйм әле бераз.
Бер мәлгә сүз өзелеп торды. “Сиңа бөтенләй бүтән якка бит,” — дип уйлады Тәнзилә. Тик сүз әйтергә ашыкмады. Башкалар да үз уйларында йөзгәндер инде, эндәшмәделәр. Беркадәр атлагач кына Сания:
— Мин керәм инде, кызлар, — дип елмайды. Аның тавышындагы назлылык кызларга төбәлмәгән иде, моны Тәнзилә аерма-ачык тойды һәм елмайды.
— Хәзер үк мени? — диде Зәлифә аптырагандай, — Бу бит сезнең өй түгел.
— Әнә ич безнеке, — Сания үзләренең йортына төртеп күрсәтте, — Ишекне генә бикләмәгән булсалар…
Динар нәрсәдер әйтмәкче иде бугай. Тик көтмәгәндә Зәлифә сөрлегеп китте дә егеткә килеп бәрелде. Динар аны тотып калды. Кыз бер кулы белән егетнең биленнән эләктереп, икенчесе белән терсәгенә асылынды:
— Әллә нәрсәгә абындым, — диде ул кулларын ычкындырып, — Гафу ит, Динар. Рәхмәт сиңа.
— Тигез җирдә абынып егылып, күз төбеңне дә күгәртеп кайтсаң әле… — дип кушылды Сания, — Ярый, кызлар мин керәм.
Аны ишетүче булмады. Барсының да игътибары Зәлифәдә иде бугай. Кыз чүгәләп аяк киемен тикшерде дә:
— Үкчәсе төшкән, — дип яланаяк калды, — Динар, син төзәтә белмисеңме?
— Карыйк әле… — Динар аяк киемен эләктереп алдагы багана төбенә атлады.
Урам буйлап торым-торымга электр баганалары тезелгән һәм аларда лампочкалар янып тора иде. Якты урынга җиткәч, ул кесәсеннән әлләничә чатлы пәке алып нәрсәдер булыштыра башлады. Кызлар аның янына җыелды.
— Ничек, булырлыкмы? — дип борчылды Зәлифә, — Төзәтеп булмаса, эш харап инде.
— Булыр, — Динар башын күтәрми генә нәрсәдер боргалавын белде. Һәм бераздан аяк киемен кызга тоттырды, — Менә, өр-яңа кебек булды.
Тагын урам буйлап атлап киттеләр. Бераздан Зәлифә Санияга эндәште:
— Бәй, син кермәдең мени?
Санияның йорты артта калган иде инде. Ул уңайсызланып куйды, ләкин сүз тапты:
— Сине бәладә калдырасым килмәде. Хәзер инде кире борылырга да була.
— Яныңда чын егетләр булганда, нинди бәла, ди ул. — Зәлифә атлап барган җиреннән Динарга сарылып куйды, — Рәхмәт сиңа, Динар.
Боларны өнсез генә күзәтеп кайткан Тәнзилә сизелер-сизелмәс кенә елмайды. Егетләр өчен барган мондый астыртын көрәшне аның элек тә күргәләгәне бар иде. Бу юлы аеруча кызык тоелды. Зәлифәнең үкчәсе хәйләкәр аның, үзенә кирәк чакта әллә ничә тапкыр төшәргә мөмкин. Ә инде әлеге сүзе бөтенләй кызык… Юк, кызык түгел, җаныңны эретерлек дәрәҗәдә назлы иде. Һәм Тәнзилә Динарның бүген нәкъ менә Зәлифәне озатачагына шикләнмәде.
— Динар, сөйлә әле берәр нәрсә, — диде Сания, — Дәшми баргач, кызык түгел.
— Нәрсә сөйлим?
— Үзең турында…
— Әйе, — дип элеп алды Зәлифә дә, — Кайда яшисең, хатының бармы, балаларың ничәү?
Тәнзилә инде үзләренең капка төбенә килеп җиткән иде.
— Ярый, иртәгәгә тиклем! — дип сөрәнләде дә керергә атлады. Кызлар да “Иртәгәгә кадәр!” — дип кул болгады. Сүзләре дә, хәрәкәтләре дә ихлас түгел, гадәт буенча гына иде. Моны тоеп ул тагы елмайды. Әлбәттә! Ахирәтләрендә, әлбәттә, Тәнзилә кайгысы түгел иде бу мизгелдә. Бер дәгъвәче китте дип сөенгәннәрдер дә әле. Хәер, юктыр. Ни өчендер аларның берсе дә Тәнзиләне көндәшкә исәпләми иде.
— Яхшы, кызлар. Барсын да иртәгә сөйләп бетерермен… — дигәне ишетелде Динарның һәм бер мизгелдән ул Тәнзиләнең каршысына килеп басты, — Ә без әле өйгә кермибез.
Тәнзилә моны көтмәгән иде. Ул бераз югалып калды. Һәм үзе дә искәрмәстән:
— Нишлибез соң? — диде.
— Белмим инде, — дип елмайды егет, — Берәр шөгыль табарбыз әле. Үзең ничек уйлыйсың соң?
Тәнзилә иңнәрен генә сикертте. Динардан сизелер-сизелмәс кенә тәмле хушбуй исе килә иде. Елмаюы да якты, ягымлы. Тавышы да матур. Егетнең тарту көче чамасыз кебек тоелды. Авыл кызлары бер дә юктан гына мөкиббән китеп йөрмидер шул.
Бу мизгелдә кызның күңелендә тагын нәрсәдер бар иде. Горурлык тойгысы. Авылның бөтен кызы Динарга гашыйк булып, аның игътибарын яулау өчен тырышканда, ул бернинди көч куймыйча иреште… Димәк, ул бөтенләй төшеп калган кыз түгел, димәк, матурлыгымы, егетләр игътибарын яулый алырлык ниндидер сыйфатымы бар. Бу аның өчен көтелмәгән ачыш һәм башны әйләндереп җибәрерлек көчкә ия иде. Ниндидер сөенеч. Җиңү тойгысы…
— Әйдә, урам буйлап әйләнеп киләбез, — диде Динар аны җитәкләп.
“Юк. Беркая да бармыйм,” — дип әйтергә юл да калдырмады бугай. Һәрхәлдә, үзләрен кемдер күреп калачак дип кыенсынса да Тәнзилә карышырлык көч тапмады. Акырын гына урам әйләнделәр. Артык сөйләшмәделәр дә бугай. Динар ниндидер мәзәк сөйләп алды. Нәрсәдер сораштырды. Кыз җавап бирде. Сүзсез атлаган чакларында Динар аның учларын назлы итеп кысып-кысып алды. Ничектер сәер хәлат кичерде Тәнзилә. Ул үзен ихтыярсыз итеп тойды. Һәм бу хәлат аңа рәхәт иде.
Беркадәр атлагач, егет кызның биленнән кочаклады. Биленә кулын салды дисәң дә буладыр. Тик бу шулкадәр рәхәт иде. Учларының җылылыгын тою… Ул җылылык бөтен тәне буйлап сибелде. Йөзләрен алсуландырып җибәрде, сулышларын ешайтты. Билдә яткан бармакларның җиңелчә генә кыбырдап алуы, ара-тирә кысып-кысып куюы… Болар барсы да су өсенә чирткәндәге сыман кечкенә дулкын хасил иттте, ул дулкыннар бер-берсенә үрелеп бөтен барлыгына таралды һәм моңа кадәр таныш булмаган ләззәттә бәвелергә мәҗбүр итте.
Бераздан Динарның сул кулы Тәнзиләнең учларын эзләп тапты. Зур, йомшак учлар, назлы учлар, эчендә ул үзенең кулын кечкенә бер чыпчык баласы итеп тойды. Аңа рәхәт иде. Ләззәт әллә ничә тапкырга көчәйгәндәй булды… Хәзер аңа хәтта сөйләшү дә авыр иде бугай. Һәм тавышы да үзгәргән кебек булды. Бәхеткә каршы, капка төпләренә килеп җиттеләр. Бәхеткә каршымы? Тәнзиләнең бу хәлаттән аерыласы килми иде. Ул таңга хәтле, юк гомер ахырына кадәр шушы хәлаттә яшәргә әзер иде. Ләкин шунда битләрен ниндидер җылылык якынаюын тойды… Берзадан Динарның иреннәре бит очына кунды, бөтен булмышын ләззәт ялмады, кыз шул рәхәтлеккә бирелеп күзләрен йомды. Ә бераздан иреннәр иренгә үрелде. Я, ходай! Дөньяда шушыннан да татлырак тагын берәр ләззәт бармы икән?!.