Кичерү юк — 6 бүлек

* * *
Шулай кинәт кабынган мәхәббәт, үрә баскан дулкын сыман, моңа кадәр алган белемнәрне, теләкләрне, уй-хыялларны җимереп алга барды. Аңа каршы торырлык кодрәт дөньяда юк, каршы тору теләге дә юк иде. Ул көнне кыз үзенең җебеп төшүе, беренче озатуда ук кочаклашып, үбешеп торуы өчен гарьләнеп тә үкенеп маташты. Динар аны начар кызга исәпләр, бүтәнчә борылып та карамас төсле тоелды. Ләкин иртәгәсен егет белән күрешүгә, бу уйлары шундук юкка чыкты. Динар тамчы да үзгәрмәгән, ул аны юньсезгә исәпләми, ул һаман ярата иде. Хәзер инде кыз иртән күзләрен ачу белән кич җитүен, Динар белән күрешүне көтте, ләззәтле мизгелләрнең тагы да дәһшәтлерәк булып кабатлануын теләде. Сөйгән егете белән очрашу аның өчен тормыш мәгънәсе шикелле иде.
И, капка төбендәге беренче үбешү башы гына булган икән әле ул. Мәхәббәтнең аннан да татлырак әллә нинди тылсымлы мизгелләре була икән, менә аларын инде аңлап та, аңлатып та бетерерлек түгел, аны бары тик кичерергә, тоярга һәм ләззәтнең чигенә җитеп чәбәләнергә генә мөмкин. Ләззәтнең дә, ә бәлки, дөньяның да чиге шундадыр — чөнки үзеңне бөтенләй башка үлчәмдә, башка сурәттә, бүтән рәвештә итеп тоясың, ялгызың бу хакта хәтта хыялланып та булмый.
Көтү газабы, ләззәтле мизгелләр, түземсезләнүләр, икеләнүләр белән көннәр үтә торды. Авылда хәбәр тиз тарала. Динар белән Тәнзилә дә тиз арада кеше теленә керде. Кемнәрдер сокланып, кемнәрдер үртәлеп сөйләде. Бер ара пыр туздылар да бу хәбәр дә искереп бөтен кеше дә белә, беркемне дә аптыратмый торган бер гадәти нәрсәгә әйләнеп калды.
Халык сүзләре тынуга, Тәнзилә үзенең авырга узуын белде. Район үзәгенә барып тикшеренү үтеп кайткач, берничә көн һушына килә алмыйча йөрде. Бу хата кемгә дә булса әйтергә дә йөрәге җитмәде. Инде караңгы заман түгел иде, моның өчен кыз баланы ташлар атып җәзаламыйлар. Ләкин “ирсез бала тапкан”, “авырын төшергән” кебек сүзләр бер беректеме, аннан котылу җиңел түгел. Хәзер әбигә әйләнүчеләрнең дә кайберсен “ул бит фәлән кешедән авырын төшергән иде” дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар кызның. Төшермәсәң дә “уйнаштан бала тапкан” дип — үзеңне, “уйнаштан туган нәрсә” дип балаңны гаепләячәкләр, күз дә ачырмаячаклар. Авыл халкы ул бер яклап ягымлы, юмарт булса, икече яклап аяусыз кырыс. Ләкин ничек кенә булмасын, иң башта Динарга әйтергә кирәк иде.
— Миннәнме соң ул? — дип текәлде егет моны ишетү белән, — Чынлап та мы?
Кыз бер мәлгә югалып калды. Үзенең сытыла баруын сизде. Шулай да:
— Динар, үзең дә беләсең бит, — дип өлгерде, — Сиңа хәтлем беркем дә булмаганын.
Динар елмаеп, кызның яңаклары буйлап шуып төшкән күз яшьләрен бармак очы белән сөртеп алды:
— Елама әле син.
Ул хаклы иде. Тәнзилә үзен кулга алырга тырышты.Динар аның чәчләреннән сыйпады:
— Беренче тапкыр очрашкан көнне хәтерлисеңме? — дип пышылдады ул, Тәнзилә елмаеп баш какты, — Без синең белән сөюнең иң бәхетле вакытларын кичердек. Һәр көнебез көтеп алына, һәр минуты бәхет китерә иде. Бер-беребезгә күпме татлы мизгелләр бүләк иттек, үзебез дә назга әверелдек…
Динар сөйләде, аның сүзләре җанга ятышлы иде. Тик Тәнзиләне нәрсәдер сагаерга мәҗбүр итте. Ник үткән заманда сөйли әле ул? Бер генә мизгелгә ул Динарны үткәннәрнең кабере өстендә нотык тоткан кешегә охшатып куйды. Ә икенче мизгелдә егет моны үзе үк раслады:
— Шул чакларны синең югалтасың киләме?
— Юк, — кыз башка сүз табалмады, — Юк…
— Минем дә югалтасым килми.
Динар бер мәлгә туктап калды. Ә Тәнзиләнең иреннәренә елмаю кунды. Ялгышкан ич ул. Әнә бит, Динарның да югалтасы килми, бергә буласы, бәхет диңгезендә бергә каласы килә. Тик шунда ук егет ярып салды:
— Ә бала аңа комачаулаячак… Гаилә кору, бала үстерү артык мәшәкатьләр өсти бит, анда инде мәхәббәт турында түгел, ә тормыш хәстәрлекләре хакында уйлыйсың. Бер-береңә игътибар кими, моңа көчең дә, теләгең дә калмый.
Тәнзилә әйтер сүз таба алмады. Бары тик күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.
— Туктале, елама әле, — дип кабатлады тагын Динар, — Уйлап кара әле син.
Тәнзиләнең бернәрсә уйлыйсы килми, моңа хәле дә юк иде. Ул үзенең дерелдәвен тойды. Ә Динар дәвам итте:
— Мин яхшы табип таба алам, акчасын да үзем түләрмен. Безнең шәһәрдә алдырырбыз. Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк.
Тәнзилә аның куеныннан арынды. Монда аңа салкын иде. Динар карышмады, кабат кочагына алырга омтылмады. Алар инде икесе ике дөнья иде.
— Чынлап, Тәнзилә, барсын да үзең уйла әле син. Иртәгә сөйләшербез.
Тәнзилә аңа күтәрелеп карады да сискәнеп китте. Динар аңа шулкадәр ямьсез, шулкадәр ят кеше булып тоелды. Бу, бәлки, күз яшьләре аша караган өчен генәдер, күз яшьләре аша караганда, аларга сәбәпче кеше күпмедер дәрәҗәдә гарип булып күренәдер.
— Безнең иртәгә юк… — Моны кыз әллә әйтте, әллә уйлады гына… Әйтсә дә тавышы үзеннән ерак китмәгәндер… Ә китсен иде… Нык итеп кычкырасы, хәтта сугып җибәрәсе иде. Тик кыз үзендә көч тапмады…
Безнең иртәгә юк, дисә дә ялгызы гына калгач, чынлап та уйга чумды. Елап, үз-үзеңне кызганып ятудан файда юк иде. Үкенүләр, үзеңне газаплаулар өчен алда тоташ гомер бар. Ә хәзергә… Ниндидер карарга килергә, нәрсәдер эшләргә кирәк, вакыт көннән көн кысачак, көмәне күренә башласа — соң булачак. Бәлки, әнисенә әйтергәдер? Ул начар киңәш бирмәс, дөрес юлны сайларга ярдәм итәр. Тиргәр инде тиргәвен, ансыз гына булмас. Тик ничек әйтергә? “Әни, синең кызың кияүгә чыкканчы ук чуалышып йөреп авырга калды, ә хәзер нишләргә дә белми,” — дияргәме? “Егет янына ятканда миннән киңәш сорамадың бит, хәзер нигә килдең?” — дисә… Ничектер әйтергә кирәк, барыбер. Бәлки, Гөлсинә апасы… Бәлки… Башында әллә нинди “бәлки”ләр, әллә нинди уйлар өерелде, тик берсе дә өметле булып тоелмады. Шул ук вакытта, Динарның сүзе дә күңелдән китмәде:”Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк…” Беркем дә сизмәсә яхшы да бит… Ләкин бу да котылу юлы түгел иде.
— Әй, ходай!.. Берәр юлын күрсәт инде, зинһар…
Шундый уйларга бирелеп атлаганның берендә, алдында юл бетте… Тәнзилә аптырап тирә-ягына күз салды. Авыл читеннән агып яткан Тирәньелга ярына килеп чыккан, ләбаса. Бу чынлап та тирән елга иде — җәй саен әллә ничә кеше батып үлә. Ә әле кыз елганың нәкъ кешене ала торган иң тирән чоңгыллы җиренә килгән…
Яр башыннан караганда, чоңгыл гаҗәп зур кер юу машинасының ажгырып эшләвен хәтерләтә иде. Кеше монда кер юу машинасындагы бияләй хәтле генә булып тоелачак. Тәнзилә бер ни дә уйлый алмады, айкалган суга карап тын калды. Ул үзенә чакыра иде. “Чоңгылларга якын бармагыз, тарту көче бар аларның,” — диләр иде элек өлкәннәр. Бәлки, шулайдыр да. Ә бәлки, бу — дөньяның этәрү көчедер.
Тәнзилә ашыкмыйча чишенде дә коену костюмыннан гына калып, су читенә килде. Су җылы иде. Якында гына йөргән көтүчеләр тиздән аның киемнәрен табып алачак та су коенганда батып үлгән диячәкләр. Беркем дә суга ташланган, үз-үзенә кул салган дип өтәләнмәс, “Болай итәрлек ни сәбәбе булды икән?” — дип тикшеренмәс. Барсы да тыныч узар. Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк.
Кыз үргәрәк барып суга керде дә упкынга табан йөзеп китте. Күңелендә үкенү дә, курку да — бернәрсә дә юк иде. Ә дулкыннар тарта, ашыктыра, инде теләсәң дә кире борылырлык түгел. Бераздан ул ниндидер тылсымлы көчнең куенына керүен тойды…