Марат Кәбиров «Елмаю» әсәре
Тәнкыйть

Елмаю әсәре турында


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Башкортстандагы татар прозаиклары соңгы елларда повесть жанрында аеруча актив эшлиләр. «Тулпар» журналының бер генә са­ны да киң күләмле әсәрләрдән башка чыкканы юк. Андый әсәрләрне ара-тирә «Кызыл таң» гәзите дә укучыларга тәкъдим иткәләп тора. Повестьлар, сирәгрәк булса да, «Китап» нәшри­ятында да дөнья күрә. Әдипләр арасында бу өлкәдә инде каләмнәре шомарган Марат Кәбиров һәм Кәрим Кара, әлегә кадәр матбугатта хикәяләре еш кына чы­гып торган Закир Әкбәров, матбу­гат битләрендә соңгы елларда гы­на күренә башлаган Гөл Мирһади, Риф Иөзлекбай кебек авторлар да бар.

Азаккы бер-ике елда дөнья күргән повестьларны күздән кичергәндә, аларның тема ягыннан да, тормыш материалларын сай­лау җәһәтеннән дә, чынбарлыкны сүрәтләү алымнары һәм стильләре белән дә шактый төрлеләнә бару­ын күрәбез. Әсәрләрнең күпчелегендә бүгенге тормышта, бигрәк тә-авыл җирендә барган катлаулы процесслар, иҗтимагый каршы­лыклы хәл-вакыйгалар сурәтләнә. Үзгәртеп кору процессларына бәйле шул каршылыклар эчендә торып калган төрле катлам, төрле профессияле, төрле яшьтәге ке­шеләрнең язмышын, хис-тойгыларын чагылдырырга омтылыш яса­ла. Әхлак проблемаларына игътибар арта бара.

Шул ук вакытта повестьлар сю­жет кору, тормышчан конфликт сайлап, аны җанлы образлар ярдәмендә хәл итү һәм, гомумән, образ төзү осталыгы, тел-сүрәтләү чараларын куллана белү ягыннан бертигез   түгелләр.   Арада   чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре дә, матур әдәбият әсәрләренә куела торган таләпләргә җавап биреп бе­термәгәннәре дә бар.

Безнеңчә, соңгы бер-ике ел эчендә дөнья күргән повестьлар арасында иң уңышлысы —Марат Кәбировның «Елмаю» әсәредер. Язучының элегрәк басылган әсәрләрендәге кебек үк, биредә дә бик үк гадәти булмаган хәл-вакыйгалар, эчке дөньясы бер карау­дан ук ачылмаган персонажлар ча­гылыш тапкан. Геройларның үз-үзләрен тотышы да, яшәү рәвешләре дә көндәлек тормыш­тагыча гади генә түгел, дип әйтергә мөмкин. Автор үз геройла­рының хәрәкәт-фигыльләрен бер карауда ук үтәдән-үтә күренеп, аңлашылып торган гадәти каршы­лык тудыру максаты белән генә сүрәтләми, аларның һәрбер кыла­нышы, караш-уйлары, үзара мөнәсәбәтләре укучыны бүгенге тормыш-яшәеш турында, замандашларыбызның рухый дөньяла­ры, эзләнүләре һәм шул юлдагы югалту табышлары     турында тирәнтен фикер йөртергә, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясау­га этәрә.

Повестьны укып чыккач, беренче булып күңелдә шундый сорау туа: кешенең асылы нәрсәдә? Чын бәхет нинди була ул?

Без, гадәттә, бәхет хезмәттә һәм шул хезмәтнең нәтиҗәләрен күреп кинәнүдә, дип раслап яшәп килдек һәм яшибез. Бөек Тукаебызның «зур бәхетләр сызганып эшкә би­релгәннән килә» дигән шигырь юл­лары, хаклы рәвештә, безнең яшәү һәм тәрбия девизыбыз булды. Бөтен совет әдәбияты шуны рас­лады. М. Кәбиров, хезмәт нәтиҗәсендә табыла торган бәхетне ин­карь итмәстән (әсәрдә турыдан-туры әйтелмәсә һәм күрсәтелмәсә дә, хезмәтнең байлык чыганагы һәм көнкүреш нигезе булуы тойдырыла), кешенең бәхетен шәхси, интим тормыш гармониясендә күрә.

Повесть нигезенә үзәк герой — инде кырык яшькә якынлашып килгән хатынның (әсәрдә аның исеме аталмаган) тормыш бөтен­леген, гармониясен ана булуда дип инанып, үзенең бала табу бәхетеннән мәхрүм булуына ачыну драмасы салынган. Монысы — сю­жет киеренкелеген тәэмин иткән конфликтның өстәрәк, күзгә күре­небрәк ятканы. Бу драма һәм шу­ның белән бәйле кичерешләр әле­ге геройны уңай характер төсендә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Уку­чыда аңа карата теләктәшлек уян­мый калмый. Әмма икенче күзлектән, тирәнрәк күз салсаң, драманың күзгә бәрелеп тормавы­на һәм аны җиңел генә аңлату да мөмкин түгеллегенә төшенәсең. Бусы — шәхеснең алсуга буялган хыял дөньясы белән һәртөрле көндәлек ыгы-зыгыларга чорнал­ган гадәти соры чынбарлык ара­сында килеп туган каршылык. «…Кайчандыр мин чынлап та фәрештә идем. Иңнәремдә якты канат иде… Һәм гап-гади бер җир улы миңа гашыйк булды. Ул сокла­нып та, уфтанып та тормады бугай, ә гап-гади генә итеп яныма килде дә:

— Сезнең белән танышырга мөмкинме? — дип елмайды.

Мин моны көтмәгән идем. Мин ап-ак атта чабып килеп, аяк очла­рыма тезләнеп баш орыр әкият егете көткән идем…»

Ир белән бергә яши башлавы кызның өмет-хыялларына туры килмәсә дә, кыз әле башта үзен бәхетле тоя: «Мондый татлы миз­гелләр мәңге сузылыр төсле иде». Ләкин чынбарлык, җир дөньясы аны «фәрештәләр тормышыннан» баш тартырга мәҗбүр итә. «…Ашарга пешер әле»,— диде ул бер көнне… Мин җир кызы түгел һәм мондый эшләргә бик сәләтем дә юк иде… «Кер юарга кирәк!» — диде ул бермәлне… Мин бу эшне белми идем әле…»

Менә шулай, фәрештәләр генә яшәрдәй алсу күктән төшеп, гадә­ти җир дөньясында көн итүгә, ягъ­ни рухый канәгатьсезлеккә ана бу­ла алмау фаҗигасе дә кушылып, героебызда, гомумән, тормышка, кешеләргә карата ялгыш караш формалаштыра. Аны бәхетле итү хәстәре белән генә яшәгән ире Хәйдәрне дә ул аңлап, дөрес бәһалый алмый. Бөтен игътибарын үз-үзенә, үз шәхесенә генә юнәлтеп гаилә корып яши башлаган елла­рында кисеп ташланган «фәрештә канатлары» янә дә үсәр дип өметләнә, яңа канат куяр дип ыша­нып, очраклы мәхәббәт уенына ке­решә. Чынында исә, аның бу хыя­лы ялган мөнәсәбәтләр хакыйка­тенә бәрелеп, челпәрәмә килә.

М. Кәбиров үз геройларының асылын берьюлы гына ачып сал­мый, тышкы ялтыравык астында — пычрак җан, ә гади һәм бер ягы белән дә күзгә бәрелеп тормаган йөз-кыяфәт артында олы йөрәк, тиңсез эчке матурлык яшәвен аларның укучы күз алдында барган эш-хәрәкәтләрен сүрәтләү ярдәмендә дә, уй-кичерешләре аша да әсәрнең башыннан азагы­на кадәр эзмә-эзлекле күрсәтә ба­ра. Повестьның үзәгендә торган геройга, аның өчен нинди генә ях­шылыклар эшләмәсен, ире Хәйдәр, үтә гади һәм гадәти, бернәрсәсе белән дә гаҗәпләндермәстәй кеше булып күренә, ә автобус тукталышында очраклы рәвештә очрашкан ир исә чын рыцарь булып тоела. Аның белән мавыгып китеп, тиз арада җенси мөнәсәбәткә керүе аңа бәхетнең аръягына чыгу сыман то­ела. (Кысырлыгын иреннән күреп, ничек тә булса бала анасы булу ту­рында гына хыялланып яшәүче ха­тынның шушы ир белән үткәргән кичләрен авторның тәмләп-тәмләп, бөтен детальләре белән тәфсилләп сурәтләве, ихтимал, шуннан киләдер).

Тормышта һәрвакыт могҗизалар эзләү, яхшылык белән явызлык ты­гыз үрелгән бүгенге чынбарлыктан ямь тапмау, үзен генә фәрештәдәй чибәргә санап, көндәлек яшәештәге матурлыкны, кешеләр күңелендәге гүзәллекне күрә белмәү героебызны соры бертөрлелектән югары күтәре­лергә омтылдыра, әмма шул күтәрелү юлын ул җенси мөнәсәбәтләр дөньясыннан гына эзли.

Чын матурлык, чын бәхетне үзенчә аңлаган хатын тормыш ха­кыйкатен бик соңлап, олы югалту­лар кичергәннән соң гына аңлый башлый. Көн саен, сәгать саен җа­нын ашый-ашый, ирен вакытсыз үлемгә китереп җиткергәч кенә ха­тын үзенең асылына төшенә: «…Хәйдәрдән күпме көлдем, күпме                  мыскылладым!      Үз михнәтләрем өчен үч алам дип, аңа күпме газап ашатканымны үзем беләм дә, бер Алла белә. Нинди аяусыз җәллад булуымны уйласам, хәзер бала йоннарым кабарып чыга. Тыштан караганда, мин менәмен дигән акыллы, назлы, хәстәрлекле хатын-кыз, ә эчемдә күпме бозыклык яткан!..»

Шулай итеп, кешенең кешелек вазыйфасы, үзара мөнәсәбәтләр, яшәешнең асылы турындагы фәлсәфи караш-фикерләр герой­ның бар булмышы белән бәйле рәвештә яңгыратыла.

Повестьта хикәяләү үзәк герой­ның үз исеменнән алып барыла, гомумән, әсәр аның уй-фикерләр агышыннан, үз-үзен психологик анализлаудан гыйбарәт. Язучы үзе аның сөйләменә бәйләп, «аңасты фикерләве» дигән ысулны кабат-кабат куллана. (Персонажларның эчке дөньясын ачуда Австриянең галим-психологы Фрейд теориясенә нигезләнгән шушы алым Көнбатыш әдипләрнең әсәрләрендә еш файдаланыла).
Геройның үз-үзенә, эш-гамәлләренә, фикер агышына пси­хологик анализ нәтиҗәсендә, аның бөтен рухый йөзе ачып салы­на, катлаулы психологик образ ту­дырыла, ул укучы алдына трагик шәхес булып килеп баса. Ә Хәйдәр исә, хатыны аңа карата әсәрнең буеннан-буена нинди генә ирони­яле, тискәре карашта тормасын, иң күркәм сыйфатларга ия шәхес булып, хатыны үзен бәхетле тоеп яшәсен өчен теләсә нинди корбан­нарга барырга әзер кеше булып гәүдәләнә.

Кешенең кешелек вазыйфасы һәм  бәһасы, үзара мөнәсәбәтләрнең эчкерсезлеге, яшәешнең асылы турында фәлсәфи караш-фикерләр, әнә шулай, геройларның булмышын бөтен катлаулыгында чагылдыру ярдәмендә яңгыратыла.

М. Кәбировның әүвәлрәк дөнья күргән повестьлары турында язган тәнкыйтьчеләр аның соңгы еллар­да шактый активлашкан постмодернизм методы белән эш итүен, образлар һәм картиналарның зур гомумиләштерүләргә,     эчке мәгънәгә, кинаяләргә ия булуын билгелиләр. Әлеге яңа повесть та шул ук юнәлештә иҗат ителгән, анда көндәлек тормыш детальләре бик аз — алар геройларның харак­терын ачу, фәлсәфи фикерләрне раслау өчен кирәк микъдарда гына китерелә. Автор күпчелек әсәрләрдәгечә хәзерге заман чын­барлыгының төгәл күчермәсен бирү максатын куймый, һәм әсәр структурасында ул соралып та тормый… (тулы вариант – «Тулпар» журналы, 2008 ел, 2 сан)

Суфиян Сафуанов, Тулпар – 2008

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика