Тәнкыйть

«Китап» турында


Язучы Марат Кәбировка ачык хат

Эльвира Фатыйхова
Эльвира Фатыйхова, журналист

Марат абый, минем бүген йокы туймады. Сез миңа тагын бер төн тиеш. Һәм көн дә. “Бердәнбер һәм кабатланмас” дип исемләнгән китабыгыз белән шулай бер йокымны урлаган идегез инде, хәзер тагын… Бүгенге төнемне чираттагы китабыгызга багышладым һәм аерыла алмадым. (Үземә дә кызык ачыш булды: 461 битле китапны укып чыгу өчен, миңа төп-төгәл бер тәүлек вакыт кирәк икән.)

Юк, иң элек, кичәге шатлыгым турында әйтергә телим. Беренчедән, моңарчы интернет аша гына аралашып торган язучының безнең редакциягә килеп керүе үзе үк көтелмәгән “тәмле” сюрприз булды. Инде сез шушы китапны миңа тоттыргач, үзегезнең дә аны әле генә кулыгызга алуыгыз турында әйткәч, куанычымнан кочаклап үбәсем килде. Кыенсындым гына. Бәхетне “контроль” йозагы артына яптым да, рәхмәт әйтү белән чикләндем. Югыйсә, өр-яңа китапны яраткан язучыңның үз кулларыннан алу һәм беренче укучылар рәтендә булу… Мөгаен, кемдер сиңа канатлар бүләк итеп, күкләрне иңләргә мөмкинлек туса, шуңа охшашрак хисләр була торгандыр… Күңелне кытыклап әлегәчә челтерәп утырган бу шатлык чишмәсе шушы хатка булса да агып чыкмаса, тәмам шартлаячакмын. Шуңа күрә, бу куаныч өчен мең рәхмәт!

Китап”ка килгәндә… Мин тагын депрессиягә бирелдем. Узган китабыгыздан соң да шулай тилмергән идем, хәзер дә шулай ук. Һәр язучының үзгә бер хис-кичерешләр уятуы яхшыдыр инде ул, начар дип әйтмим. Мисал өчен, Фәүзия Бәйрәмованы укысам, системага каршы көрәшү өчен мең тонна энергия җыйгандай булам. Тураебрак басасы, башны горур күтәрәсе һәм һөҗүмгә әзер булып йодрык төйнисе килә. Нәбирә Гыйматдинованы укый башласам, кулъяулык эзлисе булачагын алдан белеп, хәстәрен күрәм. Зифа Кадыйрова белән Рәмзия Габделхаковага да шулай ук дисәм, аларда күз яшьләре дозасы кимрәк. Ркаил Зәйдулланы укысам, борын астыннан ике көн мыгырданып фәлсәфәгә бирелеп йөрим… Күп инде алар. Ә менә сезне укысам депрессия башлана.

“Китап”ны сентябрьдә диңгезгә баргач, комда кызынып ятканда укырмын дип уйлаган идем. Кичә кайтып кергәч тә, ачкычларны сумкама тыкканда, кул астыма туры килде дә сөйрәп чыгарып тумбочка өстенә куйдым. Аяктан салып, баскан килеш кенә беренче битен ачтым һәм… дөньям китте. Әйтми кала алмыйм: беренче биттә үк зерә яхшы провокация ясагансыз. “Син бу китапны әле укымассың. Син бит эш кешесе. Анда чабасың, монда чабасың…” дип башлагансыз. Карале, мин әйтәм, бу нәкъ минем турында икән. Имеш, “озак еллар шүрлектә ятканнан соң, аны чыгарып ташларга җыенганда гына ике җөмләсен ачып укырсың”… Чынлап та, шул рәвешле тотып атылган китаплар аз булдымы? Китапны укый башлаганда, әнә шулай дип уйлаганымны хәтерлим һәм 253нче битне япканда гына өс-башымның алыштырылмаганлыгы исемә төште. Шул биттә “Китап” романы төгәлләнә дә, хикәяләр башлана. Соңгылары хакында артык сүз куертасым килми. Мин аларның күбесен, компьютер аша гына, электрон форматта күптән укыган идем инде. Хәзер дә укыдым, әмма “җанымда эз калдырганы” роман булды.

Кайбер җөмләләрегезне үземнең блокнотыма теркәп тә куйдым. «Мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый», дигәнсез мәсәлән. Яхшы әйтелгән! Милләтебезгә күрә сезнең бәхетсезлекнең күләм-дәрәҗәсен күзалдына китерергә тырыштым. Жәлләдем. Ул урында хәтта еладым да. Чарасызлыктан, мескенлектән. Үземне кызганып… Язучы – ул халык тормышының барометры, дисез бит. Сез шулай бәхетсез булгач, без бит сездән дә бәхетсезрәк булып чыгабыз түгелме? Һәм ул бәхетнең кайчан да булса чүт кенә артачагына өмет юк.

Роман эчендә, кешеләрнең китап укымавына ачыну белән тулы монолог, аларның зомбилашуы, техниканың тиздән безнең белән идарә итә башлауга ишарәте, һәр басылган китап соңгы булырга мөмкин дигән хәсрәти фикерләр буып үтерә дип торам.

Төп геройның үз уйларын контрольдә тота алуына сокланып укыдым. Җәмгыятьнең зомбилашмавы өчен, «хисләре һәм акылы белән идарә итә белгән, үз аңына башкаларны үткәрмәслек ихтыярга ия булган затлар кирәк», диюегез дә уйландырды. Мин шундыймы соң? Андый булу өчен нишли алам? Замана чирен ияртмәү өчен кая качыйм?

Матди байлык һәм җенси канәгатьлек белән генә «тук» булып яшәүчеләрне тәнкыйтьләү формагыз да кызыклы. Бер караганда, бу роман нәкъ шул аудиториягә юнәлдерелгән, хәтта шуларга яраклаштырылган да. «Мәхәббәт белән шөгыльләнү» дигән сүз турында уйланулар, җенси мөнәсәбәтләрнең күплеге… Үзегез бит, алай артык булмаска тиеш, дисез, ә үзегез шуларны һаман-һаман сурәтлисез. Нишләптер бу урында Жириновский искә төште. Ул да, күптән түгел генә, гаиләдә җенси мөнәсәбәткә керүнең санын тәгаенләргә кирәклеге хакында чыгыш ясаган иде. Әллә аена бер тапкыр гына кирәк диде, әллә елына дүртне – хәтердә калмаган. Артыгы – энергияне бушка сарыф итү, имеш. Ә аны файдалы эшкә юнәлтергә кирәк, караватта сарыф итеп ятарга түгел. Картая башлагач, саннарга күчереп уйландыра торган әйбердер инде монысы – артык сүз куертасым килми…

Уйланулар күп булды, әле дә килеп-килеп чыгып уйландыра. Шуңа, фикеремне йомгаклый да алмыйм. Борчылырга мәҗбүр итсәгез дә, төнемне урлавыгыз өчен рәхмәт! Бу китабыгыз соңгысы булмасын, тагын бик күп төннәремне сезнең китапларга багышлыйсым килә. Әйткәнем дә бар инде, тагын кабатлыйм: сез минем иң яраткан язучым!

Эльвира Фатыйхова

Чыганак:«Идел» журналы

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.37MB | MySQL:74 | 2,089sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика