Сары йортлар сере

М. Кәбировның «Сары йортлар сере» әсәренә бер караш

— М. Кәбировның «Сары йортлар сере» әсәрен укыдыгызмы?

— Әйе. Этләр турында иде бугай.

(Сөйләшүдән)

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Минем теләк — сер ачу. «Сары йортлар сере»н. Һичьюгы — омтылыш ясау.

Марат Кәбировның «Сары йортлар сере» повесте басылып чыкканга шактый вакыт үтсә дә («Тулпар», 1999, 5 сан), бу әсәрнең серен ачарга омтылучылар күренми, диярлек. Нигә шулай соң? Талантлы авторларны аңлау өчен шул дәрәҗәдәге, әзерлекле укучылар җитешмиме? Укучыларның әдәби зәвыгын формалаштыручы һәм камилләштерүче тирән эрудицияле, татар әдәбиятын дөнья әдәбияты яссылыгында карый алырдай әзерлекле тәнкыйтьчеләребез азмы? Билгеле ич, әдәби процессның табигый агымына һәм бөтенлегенә, укучылар белән тыгыз бәйләнешкә язучылар һәм тәнкыйтьчеләр симбиозы нигезендә генә ирешеп була.

Дөрес, М. Кәбиров иҗаты бу яктан чагыштырмача «бәхетле». Башкортстанда да, Татарстанда да аның һәр иҗадый адымын игътибар белән даими күзәтеп, матбугат битләрендә үз фикерләре белән бүлешүче каләмдәшләре һәм укучылары шактый. Әмма «Тулпар» журналына биргән интервьюда («Тулпар», 2002, № 1) «әдәбиятта үзенең нәрсә эшләгәнен бик яхшы белгән» М. Кәбиров нәкъ менә «Сары йортлар сере» әсәренә аерым игътибар көтүен ассызыклый. «Тыйнак кына», Маратча, башкорт, татар, хәтта урыс әдәбиятында да күрелмәгән нәрсәгә кизәнүен дә билгели ул. Әдәби тәнкыйть исә бу «кизәнүне» күрә алмадымы? Күрергә теләмәдеме? Әллә «кизәнү»— «алапа сугып ат өркетү» генә булдымы?

Әйтергә кирәк, повестька «Казан утлары» журналында бик югары бәя бирелде. Флүс Латыйфи әсәрне «татар әдәбиятының гына түгел, гомумән, хәзерге заман әдәбиятының иң мөкәммәл һәм тирән эчтәлекле» әсәрләреннән  саный. (Латыйфи Ф. 2002нче ел прозасына бер караш // Казан утлары, 2003, 5 сан, 138 б.). Бу бәя белән килешми мөмкин түгел. Дөрес, «хәзерге заман әдәбияты» без килеп җиткән этапны үтте һәм үтеп бара, әмма татар әдәбиятында М.Кәбировның әсәре, шиксез, яңа битне, яңа чорны ача, минемчә.

Мондый кыю нәтиҗәләр өчен җирлек бармы соң? Әсәрнең уңышы нәрсәдә? Ф. Латыйфи фикеренчә, ул «тормыш чынбарлыгының бөтен кабахәтлеге, «изге максат»лар хакына халыкларга карата үткәрелгән телсезлек, динсезлек, йоласызлык, милләтсезлек сәясәтенең бөтен  ачылыгы, аның кешеләрдән эш малы, эш хайваны ясавын бөтен тирәнлеге белән, осталарча чагылдыруда»дыр, бәлки? Һичшиксез. М. Кәбиров тасвирлаган «сары йортлар» дөньясы тетрәндергеч. Без яшәгән чынбарлыкның кыйпылчыгы булуы белән тетрәндергеч ул. Язучы күнегеп бетелгән көндәлекне лупа аша зурайтып һәм бер бәйләмгә җыеп күрсәтә. Моңа ул «чынбарлык, фантастика, мистика, юмор элементларын бергә үреп бирү аша» ирешә («Тулпар», 2001, № 1, 9 б.), ягъни сәнгать чаралары белән яңа чынбарлык тудыра. Бу чынбарлык куркыныч, шомлы. Әсәрдә иң еш кулланылган сүзләр һәм сүзтезмәләр дә «курку» төшенчәсен белдерәләр: курку, афәт, шом, дәһшәт, тетрәнү, фаҗига, кыямәт көне, мәхшәр, кот алыну һ.б. Әсәрнең буеннан-буена рефрен булып, «Коточкыч күренеш иде бу, коточкыч!» дигән сүзләрнең кабатлануы да җан тетрәнерлек картина-сүрәт тудыруда катнаша. Язучы таланты тудырган дөнья котылгысыз тугызынчы вал булып өскә килә… Бу чынбарлык образы укучыга бер генә юл калдыра кебек — чиксез тетрәнү һәм шул нигездә тазарыну (катарсис), рухый уяну. Әмма язучы монда гына тукталып калмый, минемчә. Әсәрнең идеясе «Күрегез, сез нинди шакшы дөньяда яшисез!» белән генә чикләнми. Ул тирәнрәк һәм катлаулырак.

Әсәрнең башка катламнарына күз салганчы искәрмә рәвешендә шуны әйтеп китәргә кирәк. Әсәргә анализ герменевтик күзлектән ясалырга тиеш. Чөнки, беренчедән, әсәрдәге символик, мистик образларны, читләтеп әйтүләрне аңлату антик чордан ук герменевтиканың төп юнәлеше дип саналган. «Сары йортлар сере» исә тулысы белән шундый образлардан тора. Икенчедән, М. Бахтин фикеренчә, герменевтик метод текстны әдәби-мәдәни традицияләр белән бәйләнештә карау, әсәрнең логик тукымасына үтеп керү, андагы тормыш белән яшәү, образларны үз шәхесең, үзеңнең эстетик тәҗрибәң белән чагыштыру, һәм, нәтиҗә буларак, рухый офыкларны киңәйтү мөмкинлекләре ача. (Эстетика, М., 1989.—58-60 с.). Шуңа да бу метод миңа «соңгы инстанциядәге хакыйкать»не ачу функциясен башкармыйча, әсәр тудырган хис-тойгы, уй-кичереш, сорау, аллюзияләрне шәхси сәнгати тәҗрибәм күзлегеннән карарга, бу әсәрдә мин күргән катламнарны, мин тойган бәйләнешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

«Сары йортлар сере»н мин кеше яшәешенең мәгънәсе, асылы турында уйланулар нәтиҗәсе, шул уйларның образлы гәүдәләнеше дип кабул иттем. Нәрсә ул яшәү? Тормыш? Үлем? Туу белән үлем арасын аңларга, хәтта аларның чикләренә чыгарга, «булу-булмау» (Гамлет проблемасы) мәсьәләсен чишәргә омтылу ХХ гасыр әдәбиятының — экзистенциаль әдәбиятның асылын тәшкил итә дә инде. Ф. Достоевский, М. Пруст, Ф. Ницшедән алып В. Набоков, Ч. Айтматов, П. Коэльо, Х. Муракамиларга килеп тоташа бу эзләнүләр. «Сары йортлар сере» повесте шушы юнәлештә иҗат ителгән татар прозасының беренче үрнәкләреннән, дисәк, ялгышмабыз.

Экзистенциаль сорауларга М. Кәбировның җавабы нинди соң? Җавап универсаль характерга ия — рухыйлык. Яшәү асылы — теләсә нинди шартларда да үз-үзеңә хыянәт итми җанны саклап калу һәм рухый биеклеккә, илаһилыкка ирешү.

Автор әсәрдә алласыз калган дөньяны тасвирлый. Ул. Ф. Ницшеның «Алла үлде!» дигән идеясен сәнгати чагылдыру аша, Алланы һәркем үз эчендә терелтергә, сакларга, үстерергә тиеш, ягъни «Үзегез өчен үзегез шәм булыгыз!» (Г. Будда) дигән фикерне үткәрә. Алласыз масса белән Мәдинә карчык арасында барган конфликт  этәргече  дә шуңа кайтып кала. Бер якта — роботка әйләнгән, баш миләрендә эш һәм җан асрау турында уйлый торган ике генә  сыр калган, үзләренең нинди милләткә, нинди дингә караганнарын да оныткан, бернинди үзгәрешләргә ихтыяҗлары булмаган, үз каберләре  өстендә (бала каберләре генә түгел, үз җаннарының каберләре!) яшәүче сары йорт коллары.

Икенче якта — шул колларны яңа чорга дәшәр өчен, бөек хөкемдарның ихтыярын үтәр өчен, адәм балалары арасына җибәрелгән, бернинди авырлыкларда да сынмаган, сыгылмаган, киресенчә, рухый биеклеккә ирешкән әүлия Мәдинә карчык.

Бу каршылык әсәрнең композициясендә дә чагылыш таба. Повесть бер-бере белән кайтавазлы, үзара шартлылыклы бәйләнештә  яшәүче контраст ике өлештән  тора: «без» һәм «мин», халык массасы һәм шәхес, сары йорттагыларның тормышы һәм Мәдинә-Мәрьям яшәеше, үле җаннар һәм рухый бөтеннәр, явызлык һәм изгелек, Җир һәм Күк һ.б.

Беренче концептны — «Без»не характерлаучы «ачкыч» сүзләргә «фаҗига, шом, кот очу, тетрәнү, курку, афәт, газап, җан талану, акылдан шашу, эш аты, җәһәннәм, мәхшәр» һ.б. керә. Икенче концептуаль үзәкне «җан, рух, илаһилык, фәрештә, әүлия, күңел тәрәзәләре, изге, пәйгамбәр, сихри кодрәт» һ.б. тәшкил итә.  Күренә ки, әсәргә салынган идея-фикер автор файдаланган конкрет лексик чаралар ярдәмендә дә ачык ассызыклана. Бу ике үзәкне берләштерүче — Мәдинә карчык. Чөнки ул «бнз»дә яшәгән курку халәтен гиперболоик хәлгә җиткереп, кешеләргә куркуның асылын күрсәтүче, аңардан чыгу юлын өйрәтүче.

Әсәр төзелешендәге тагын бер үзенчәлек игътибарга лаек: повесть боҗра (концентр) принцибында корылган. Әсәрнең башы һәм азагы вакыйгалар агышын бер боҗрага тоташтыра. Әсәр пролог белән башланып китә һәм шул ук картина әсәр азагында яңа элементлар белән тулыландырылып кабатлана. Әсәрдәге вакыйгалар да спираль рәвешендә тасвирланган. Вакыйгаларга автор әйләнеп-әйләнеп кайта, аларны бер өченче  зат исеменнән, бер «Сары йорт» вәкиле күзлегеннән сүрәтли.

Повестьның беренче өлешендә аерым герой юк: аны коллектив-күмәк «без» алыштыра. Әсәрдә халык массасы шәхескә, «мин»гә каршы куела,— күмәк «без»нең күмәк аңсызлыгы нәтиҗәсе чагылдырыла. Кырыс, аек, тәнкыйди, уйчан карашлы «мин» «без»не анализлый һәм аяусыз, катгый хөкемен чыгара: «Үткәннәрен генә түгел, киләчәген дә һәлак итүче өметсез бәндәләр!» (19 б.). «Мин»нең рупоры Мәдинә карчыкның «Яңа чорга дәшәм сине, кешем!» дигән сүзләрен ишетерлек, аңларлык, кабул итәрлек һәм шуңа омтылырлык кешеләр калмаган бу аңсыз күмәк «без»дә: «яңа чорга атларга әзер түгел идек, ул безгә кирәкми, ул безне куркыта» (15 б). Горизонталь хәрәкәткә — үрмәләргә — күнеккән, шуны зур максат итеп яшәүчеләр вертикаль сикерешкә — очышка әзер түгелләр. Мондый мөмкинлекнең барлыгына ишарә ясаганы өчен генә дә алар Мәдинә карчыкны үтерергә, үлемен бәйрәм итәргә әзерләр. Мәдинә карчыкны да Гайса пәйгамбәр язмышы көтә: хакыйкать өчен, кешелекләрен югалткан кешеләрне яраткан өчен, рухларын уятырга тырышканы өчен голгофа көтә.

Әсәрдә Гайса пәйгамбәр язмышы текст артында торган, ачык сиземләнгән фонны тәшкил итә, минемчә. «Тәүрәт» белән охшаш параллельлек алымы куллана М. Кәбиров. Коллыктан — җан һәм тән коллыгыннан халык массасын арындыру өчен яңа мессия-мәсих кирәклеге — әсәрнең төп идеясе. Мәдинә карчык исә дөньяга яңа пәйгамбәр тууын хәбәр итүче — предтеча ролен башкара. Коткаручыны каршы алу өчен күңел тәрәзәләрен сафландыра торуның кирәклеген аңлату өчен алдарак килгән кисәтүче — әзерләүче ул. Мәрьям образын исә Мәрьям-ана (Гайса пәйгамбәр анасы) белән чагыштырмый мөмкин түгел. Мәрьямнең гөнаһсыз килеш (бу вакыйга әсәрдә Маратча юмор белән сүрәтләнгән) ир бала табуы, кешеләрнең аны кабул итмәве яңа җирлектә бирелсә дә, нигездә, 2 мең гасыр элек булган вакыйгалар белән шактый туры аналогия тудыра.

Повесть моңардан тыш башка аллюзияләргә дә бай. Мәсәлән, «6 нчы подъезд», «сары йорт» табигый рәвештә А.П. Чеховның «Палата № 6» повестен искә төшерә. Бүгенге тормышны психик авырулар палатасы белән чагыштыру, монда көн күрүчеләрнең тере мәет — үле җан икәнлекләрен күрсәтү аша М. Кәбиров һәр биттә, һәр юл артында бер фикерне кабатлый: «Яңа пәйгамбәрләр кирәк бу шакшы җиргә! Мәсихләр, әүлияләр кирәк тере мәетләргә җан өрер өчен!»

Ч. Айтматов исеме белән әдәбиятка кергән манкортлык төшенчәсе һәм күренеше дә әсәрдә үзенчә яңгыраш ала. Манкортка әйләнүенең автор гадирәк, шуның белән котылгысызрак һәм куркынычрак юлын күрсәтә. «Алар туган-үскән җирләре белән күптән араларын өзгәннәр, хәзер үзләренең нинди милләткә, нинди дингә караганнарын да онытканнар иде» (9 б). «Гомумән, бу кешеләрнең үткәне юктыр, алар татар балалары булып туган авылларында үсмәгәннәрдер, ә шунда ук завод-фабрика эшчеләре булып туганнардыр сыман тоела иде» (14 б). Бу манкортларны иҗтимагый-сәяси пресс ясый һәм калыплаштыра.

Бу манкортларны ничек уятырга соң? Җеназа укучы аксакалның тавышы сары йортта яшәүчеләргә «иң моңлы, иң якты җыр булып» ишетелә, алар «газаплардан гына түгел, гөнаһлардан арынып калгандай» булалар. Рух дөньясының ишеген ачу өчен беренче ачкычны дин кулына бирә автор. Ул хаклыдыр да, чөнки дин — бөеклеккә, илаһилыкка илтүче билгеле сукмакларның берсе. Әүлия карчыкның Мәдинә исемле булуы да символик мәгънәгә ия дип уйларга җирлек бар әсәрдә.

Аңсызлыктан-манкортлыктан арынуның тагын бер юлы — Мәдинә карчык юлы. Туып-үскән үз милләтен, әти-әнисен, туган җирен онытканнар Мәдинә карчыкта җирәнү катыш аптырау хисе уята: «Бу кадәр үк коллыкка төшәрлек нинди авырлыклар күргән дә, нинди тетрәнүләр кичергән әле бу бәндәләр?» (19 б.). Мәдинә карчыкның хәл-шартлары боларныкы ише генә булганмы? Тик ул сынмаган да, сыгылмаган да: гыйлем туплаган, аларны берничә телдә китап итеп берничә урында калдырган, кешеләргә бүләк әзерләгән. «Гыйлем үз юлын табачак»,— дип ышана Мәдинә карчык. Дөрес, монда дөньяви белем генә түгел, рухый гыйлем дә күз уңында тотыла.

Дөньяны шакшы җаннардан тазартуның өченче юлын М. Кәбиров хатын-кызларда күрә. Мәдинә һәм Мәрьямдә автор рухый чишмәнең мәңгелек сакчыларын таный. Алар, аеруча Мәдинә карчык, татар хатын-кызларының архитибы дәрәҗәсендә сүрәтләнгән дияргә буладыр. Татар хатын-кызына хас мәрхәмәтлелек һәм сабырлык, сафлык һәм матурлык,  корбанлылык, һәм зирәклек, таләпчәнлек һәм кешелеклелек сыйфатлары Мәдинә карчык өчен дә ят түгел. Повестьта бары тик ике генә образның (Мәдинә һәм Мәрьям) исемле булуы, калганнарның «без», я «алар» исеме артында югалуы да символик характерга ия. Исемгә җаннарын саклаганнар гына  лаек һәм алар гына үзләреннән соң исем калдыра алалар.

Исемсезләр хәтта сөя, ярата да алмый. Бу сүзләр әсәрдә бер генә тапкыр да кулланылмый. Сөю һәм илаһи биеклеккә ирешү бик якын торган күренешләр, дип билгеләнә мистик һәм рухый әдәбиятта. Ә сары йорт колларына бу дәрәҗәгә җитү өчен чиксез озын юл үтәргә кирәк. Чын мәгънәсендә бер-берсен ярата алган кешеләрдә илаһи мәхәббәт чаткысы да кабынырга мөмкин.

В. Гетедан алып А. Камюга кадәр килгән әдәби традиция буенча җәмгыятьнең, тормышның авыруларын, эренле җәрәхәтен ачу өчен Чит кешенең, Башканың, Мефистофельнең пәйда булуы кирәк. Шул вакытта тын гына аккан тормыш шартлый, агышын үзгәртә. Мәдинә карчык сары йортлар илендә шул рольне башкара да инде. Үз яшәешләренә күнеккән, аны табигый, дип кабул иткән кешеләр өчен Мәдинә карчык юкка гына әле иблис токымыннан явыз, әле фәрештә, әле гүзәл кыз булып күренми.

Автор әсәрдә сәнгать алымы буларак аллюзияләрне еш куллана. Билгеле әсәргә читләтеп ишарә ясау нигезендә аның белән охшашлык яки аермалы яклар әсәрдә өстәмә мәгънәви ассоцияләр тудыра, алар әсәрне баета. Югарыда «Тәүрәт», А. Чехов, Ч. Айтматов, экзистенциаль әдәбият вәкилләренә мөрәҗәгать итүем дә шул аллюзияләрнең тәэсире нигезендә. Бу уңайдан тагын бел аллюзиягә — әкият һәм чынбарлыкның, көнкүреш һәм мистиканың табигый бәйләнеше чагылган Г. Маркесның «Ялгызлыкның 100 елы» «Сто лет одиночества»), П. Коэльоның «Алхимик», А. Экзюпериның «Кечкенә принц» әсәрләренә ишарә ясамый мөмкин түгел, минемчә. Повестьта кырыс чынбарлык әкияти, хәтта мистик элементлар белән аерылгысыз бәйләнештә сүрәтләнә: күккә ашу, үлгәч терелү, юлбарысны буйсындыру һ.б. Әсәрдә кулланылган гипербола, гротеск алымнары да күренешләргә битабигыйлык төсмере өсти (агач төпләренә күмелгән 80(!) бала, гарип агачлар һ.б.).

Шулай да мистика дип кабул ителгән элементларны куллану, минемчә, авторның үзмаксаты түгел. Алар, иң беренче чиратта, М. Кәбировның сюжет-композиция төзү үзенчәлеге белән бәйле. Әсәрдә сүрәтләнгән ике дөнья арасында каршылык шул кадәр көчле, упкын үтеп булмастай тирән, хәтта реаль вакыйгалар масса тарафыннан югары көчләр тәэсире итеп кабул ителәләр. Үзеннән бигрәк башкадан гаеп эзләп, җаваплылыкны башка иңнәргә салырга өйрәнгән җәмгыятьнең кыек көзгедәге чагылышы ул повестьтагы мистика. Иң югары рухый биеклеккә ирешкәннәр өчен гадәти эш-гамәлләр сары йорттагылар өчен чынлап та тылсым, сихер булып калачак. Мәдинә карчык кылган изгелекләрнең «алар» тарафыннан явызлык, дип кабул ителүе табигый, чөнки изгелекне аңлау өчен шул дәрәҗәгә  күтәрелергә кирәк бит әле.

Мәдинә карчык тырышлыгы кешеләрдә курку һәм шом тудыра. Әмма бу вакытлы күренеш кенә түгел, ә туганнан алып үлгәнгә кадәр кешеләрне озатып баручы курку, У. Фолкнерча, Ф. Кафкача әйтсәк, «универсаль курку». Повестьны шул курку-шомның асылын аңларга омтылу дип кабул итәргә дә мөмкин. Илаһият белән бәйләнешнең булмавы, рухыйсызлык, җансызлык, кешенең бары материаль берәмлеккә генә әйләнеп калуы белән аңлатыла әсәрдә бу куркуның этәргеч сәбәпләре.

Традицион «Кем гаепле?» соравына әсәрдә традицион җавап бар сыман: иҗтимагый-сәяси строй, җәмгыять, дәүләт. Ләкин әсәрнең уңышы, минемчә, җаваплылыкны аерым кешегә кайтаруында (Мәдинә, Мәрьям образлары). Һәркем үз-үзен үзгәртми торып, үзе өстендә эшләми торып, үз азатлыгы өчен көрәшми торып җәмгыять үзгәрми. Тоталитар дәүләт өчен (ә сары йортлар илендә тоталитар система гына була ала!) манкортларның күбрәк булуы яхшырак. Сары йорт манкортларыннан кеше-шәхес ясау өчен Мәдинә карчыкның әүлиялеге генә дә җитми. Аларны хәтта Муса пәйгамбәр кебек 40 ел чүлдә йөртү дә аз булыр иде кебек. Бәлки 400 ел кирәктер? Ләкин безгә ул кадәр вакыт бирелдеме икән? Г. Исхакый 200 елдан соң дип фараз иткән инкыйразның 100 елы үтте инде…

* * *

Автор үзе әсәрнең жанрын «заман кыйссасы» дип билгели. Нәрсә соң ул кыйсса? «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» бу сүзнең берничә төшенчәсен бирә: «Кечкенә хикәя, хикәят, художество әсәре»; «изге дип саналган кешеләрнең, пәйгамбәрләрнең тормышы турында фантастик хикәя, риваять, легенда». Күренә ки, әсәр кыйсса кысасына һәрьяклап та керә ала. Мәдинә карчыкның — изге әүлиянең тормышы турындагы хикәят өчен бүгенге чынбарлык фон тәшкил итә. Изгелек белән бүгенге чынбарлык очрашуы фантасмогорик элементлар барлыкка китерә.

Әсәр «притча» — «гыйбрәтле хикәя» жанрына да якын, минемчә. Әмма ярылып яткан публицистик элементларның шактый күп булуы, аларның кат-кат кабатлануы, ачык дидактизм повестьны притча дәрәҗәсенә күтәрә алмый. Мин суфиларның притчалары дәрәҗәсендә язылган әсәрләргә Антуан де Сент Экзюпериның «Кечкенә принц»ын, Р. Бахның «Иллюзияләр»ен, П. Коэльоның «Алхимик»ын кертәм. «Сары йортлар сере» исә шул юнәлешкә, шул агымга йөз тоткан әсәр буларак кабул ителә. Минем өчен, әзерлекле укучы өчен, турыдан-туры мөрәҗәгать, үгет-нәсыйхәт уку формасыннан арынган әсәрләр якынрак. Дөрес, авторның иҗат алымы туры өндәүләрне, чакыруларны да үз эченә алырга мөмкин. Киная юлы белән, образ аша гына түгел, ачык әйтелгән фикерләр дә барып җитми кайбер укучыга. Дөнья, рус, татар әдәбиятында публицистик стиль сыйфатларын кулланып язуны иҗат процессының төп үзенчәлегенә әйләндергән сүз осталары да шактый ич. Мәсәлән, М. Твен, Д. Оруэлл, А. И. Солженицын, А. Гыйләҗев һ.б.

«Сары йортлар сере»ндә исә автор публицистик катлам белән генә чикләнеп калмый, әсәрне һәркемгә үз тирәнлегендә аңларга, үз ассоциатив чынбарлык булдырырга мөмкинлек калдыра. ХХ гасырның 70 нче елларында иң усал һәм үткен телле афоризмнар, каламбурлар авторы («Мы рождены, чтобы Кафку сделать былью!») Вагрич Бахчанян шул еллардагы совет әдәбиятында хөкем сөргән атмосфераны билгеләү өчен «иҗат методы буларак SОS реализм» дигән тәгъбир тәкъдим иткән иде. М. Кәбировның иҗат методын мин дә «SОS реализм»  дип атар идем, тик бу төшенчәне Бахчанян сатирасыннан арындырып һәм терминга икенче мәгънә салып. Термин әсәрнең сыйфатына түгел, ә анда күтәрелгән проблемаларның киеренкелеген, соңгы чиккә җиткәнлеген сәнгатьчә тасвирлый алган авторның үз әсәре белән «Коткарыгыз безнең җаннарны!» (SОS!) дип оран салуына бәйләнештә карала ала. SОS реализм — бу очракта чаң методы. Гомумән алганда, повесть экзистенциализм чикләрендә модернизм һәм постмодернизм элементлары кушылмасы нигезендә язылган әсәр буларак кабул ителә. Мондый синкретизм киләчәктә нинди юнәлештә үсәр, бүген фараз итүе авыр. Ничек кенә булмасын, М. Кәбировның бу повесте авторның иҗадый киләчәгенә өмет һәм ышаныч белән карарга җирлек бирә.

* * *

Повестьның финалы исә киләчәккә өмет уятмый, чөнки сары йортлар иле уянмады, уяна алмады, уянырга теләмәде. Торнадо — Мәдинә карчыкны күккә ашырган өермә сары йортларны читләтеп үтә. Г. Маркесның Макондосын җир белән тигезләгән торнадо сары йортларны куркытып кына ала. Нигә? Бу йортлар һәм аларның ияләре юкка чыгарга тиеш түгелләрме? Аларга киләчәктә урын бармы? Сары йортлы киләчәк киләчәк буламы соң? Тазарыну кичермәгән бу дөньяда яңа туган пәйгамбәрне ни көтә? Аның янында бары эт кенә. Бәндәләрнең яңа пәйгамбәрдә хаҗәтләре юк…

Повесть басылуга 5 ел вакыт үтте. Сары йортлар тагы да сарылана, анда яшәүчеләр сорылана гына бара. «Коткарыгыз безнең җаннарны!» дип оран салу — башсызлыкка, оран салучы — хыялыйга тиң замана ишек алдында. Повестьның актуальлеге, кызганычка каршы, көннән-көн арта.

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА. («Тулпар» журналы)

Р.S. Ә этләргә килгәндә?.. Этләр бар әсәрдә. Аларга да повестьтагы башка образларга салынган кебек символик мәгънә салынган. Этләр — гөнаһлы кешеләрне җәзалаучылар. Данте Алигьериның «Илаһи комедиясе»ндә («Божественная комедия») рухый тазарыну тавына менә алмаганнар гөнаһларына карап, тәмугның тугыз  боҗрасына урнаштырыла. Шунда һәркем үзенә тәгаенләнгән җәзасын ала. М. Кәбировның тәмугында гөнаһлы бәндәләргә тәмуг җәзасын этләр алып килә. Шул ук вакытта алар — бу җирне тазартучылар да. Әүлия һәм пәйгамбәрне яклаучы һәм саклаучы да — эт.