Шагыйрь прозасы
Тәнкыйть

Шагыйрь прозасы


Татар әдәбиятына шагыйрь буларак килеп кереп, проза мәйданына «күчкән» талант ияләре аз түгел. Гадәттә, болар язган чәчмә әсәрләр хис–кичерешләргә бай булулары, лиризмы белән, ассоциатив сурәт тудыру мөмкинлекләренең зурлыгы ягыннан аерылып тора. Татар әдәбиятында мондый әсәрләрне «шагыйрь прозасы» дип атау да кабул ителгән. Бу төшенчә Дәрдемәнднең балалар өчен хикәячекләрен, Г.Тукайның сентименталь–самими «Исемдә калганнар»ын да, Ә.Баяновның шигъри телле, шартлы–символик образларга бай повестьларын, М.Галиевның шәхси бәя һәм фәлсәфи тирәнлек янәшә үрелгән эсселарын һ.б. искә төшерә. Ул әсәрнең яшерен мәгънәләргә байлыгына, интонацион сыгылмалылыгына ишарә ясап, гүя әдәбият тарихындагы үзенчәлекле урынын билгеләп куя.

«Марат Кәбиров» исеме дә шигырь китапларына, тезмә бәйләмнәргә бәйле яңгыраган иде. Соңгы елларда бер–бер артлы проза әсәрләре, бер–берсенә бөтенләй охшамаган «Сары йортлар сере» һәм «Мәхәббәттән җырлар кала» повестьлары басылып чыкты. Үзләре белән танышуга, татар әдәбияты дигән дөньяга беркемне дә кабатламаучы, үз сукмагын тапкан әдип килә, дип сөендергән әсәрләр болар.

«Сары йортлар сере»н гасырлар чиге татар әдәбиятында күзәтелгән яңарышның бер дәлиле дип атарга мөмкин. Чыннан да, җәмгыятьтә әхлакый һәм эстетик кыйммәтләр үзгәрү мәдәният һәм сәнгатьне дә күчеш чигенә китерде. Милли әдәбиятта реализм һәм романтизмның яңа төсмерләр белән баюы, киңәюе күзәтелә. Әдәбиятны яңартырга, шартлы сурәт мөмкинлекләреннән файдаланырга омтылыш та үзен нык сиздерә. Шартлы–метафорик әсәрләр шактый күбәеп, татар язучысы бу өлкәдә милли юл эзли, кебегрәк тәэсир туа башлады.

М. Кәбировның «Сары йортлар сере» повесте да шартлы–метафорик кимәлдә язылган. Күрәсең, әсәрнең әдәби–тарихи урынын реализмнан постмодернизмга күчү чоры әдәбиятына бәйләп билгеләргә кирәк.

Әсәр төзелеше–композициясе белән үк милли әдәбиятта полифонизм күренешенең бер варианты кебек аңланыла. Ул ике: хикәяләүче һәм вакыйгалар шаһитенең сөйләве кебек уйланылган. Икенче – чит сөйләм повесть тукымасында аерылып тора: ул сурәтләнгәннәрне кичереш дулкынында бәяли, «без» исеме астында бер төркем кешеләр исеменнән бәян ителә һәм беренче җөмләдә иң мөһим кисәкнең кабатланып бирелүе белән билгеләнә. Бу кабатланучы кисәк «коточкыч» һәм «искиткеч» эпитетлары ярдәмендә ачыклана. Хикәяләүче Мәдинә карчыкның кешеләргә ярдәм итәргә теләвен, изге карчык булуын ача. Шаһитләр аны явызлык чыганагы, үлем һәм курку алып килүче итеп хәтерлиләр. Полифонизм, хикәяләүче һәм шаһитләрнең бер үк вакыйгаларга карашлары туры килмәү, бер үк хәлләргә төрлечә шәрехләү бирелү ахыр чиктә фәлсәфи нәтиҗәгә алып килә: дөньяда абсолют хакыйкать юк, кеше хакыйкатьне танып–белә алмый, бәлки үз мөмкинлекләреннән чыгып һәр нәрсәне үзенчә аңлата гына.

Әсәр сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсен җәмгыятькә бәя бирү өчен, ягъни социаль максатларда файдалана. Жанр төре ягыннан ул – фәлсәфи повесть. Әсәрнең вакыйгалар катламы да, төзелеш тә, фәлсәфи катлам да бер нәтиҗәгә алып килә: кешеләр ерткыч, кол, мескен хәлендә яшиләр. Аларны рухи «доктор» да, изге Ана да, гөнаһсыз сабый да үзгәртә, үз халәтләренә күзләрен ача алмый. Кешеләрне һәлакәттән берни дә, беркем дә коткара алмаячак! Шулай итеп, кеше тормышының мәгънәсезлеге, кешелекнең юкка чыгуга баруы хакындагы сызлану фәлсәфәсе әсәр нигезендә ята. Язучы яшәешне хаос дип атый. Тормышны караңгылык, газап, ерткычлык оясы итеп күрсәтә. Көчле кеше фәлсәфәсен үзенчә «бора»: көчле кеше генә изге, якты була һәм башкаларны үз артыннан ияртергә сәләтле.

Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Әсәр башыннан ахырына кадәр булган вакыйгалар вакытын берничә көн – Мәдинә карчыкның күккә ашуы һәм Мәрьям үлеме арасындагы көннәр тәшкил итә, тарихи вакыт 1990–нчы еллар белән билгеләнә. Завод янындагы баракларда яшәп ятучы кешеләр янына, алтынчы подъездга бер карчык килеп урнаша, биш еллап яши. Бу кешеләргә ярдәм итәргә, аларны үзгәртергә тели. Ләкин кешеләр аның үлеменә сәбәпче булалар.

Сюжеттагы вакыйгалар күп кенә иҗтимагый проблемаларны ача. Төп сюжет сызыгындагы каршылык Мәдинә карчык белән сары йортларда яшәүчеләр арасында булса, аның кабатлануы төрле проблемаларны калкытырга ярдәм итә. Беренче тапкыр «бәрелешү» җәмгыятьтә гади кешегә куркынычсыз хезмәт шартлары тудырылмау һәм табигатьнең бозылуы мәсьәләсен күтәрә. Икенчесендә кешеләрне курку хисе биләп алу хакында искәртә. Өченчесендә башкаларны рәнҗетү аерып күрсәтелә. Шул рәвешле бу каршылыкның төрле вариацияләре кешегә һәм җәмгыятькә шактый җентекле бәя бирә. Шушы бәяләр арасында иң калку күрсәтелгәне – кешеләрдәге коллык психологиясе: «бу бәндәләр бит туганда ук кеше булып түгел, ә кол булып туган гарип җаннар һәм үз гариплекләренә үзләре генә гаепле түгел алар…» Һәм язучы гаепнең бер өлешен җәмгыять өстенә аудара. «Мәдинә бит шәхесләр заманында шәхес булып туды, ә болар кеше булып түгел, ә халык массасы булып дөньяга килделәр…»

Әсәр тукымасындагы әһәмиятле мәгънәләрне язучы әйтеп барырга ярата, аерым төшенчәләрне, мәсьәлән, шул ук «кол» сүзен, кабатлый, билгегә әйләндерә. Кайбер очракларда капма–каршы ситуацияне сурәтли. Мәсәлән, курку сары йорттагыларны үлемгә куа. Курыкмау исә олы бер көч кебек тасвирлана. Мәдинә карчыкның юлбарысны борылып китәргә, зоопаркка кире кайтырга мәҗбүр итүенә аның курыкмавы сәбәп була. Карчыкның үлеме дә шуның белән бәйле. Шәһәр өстенә зур афәт, фаҗига килгәнне сизеп, «ул үзенең дөньяга килүен нәкъ әнә шушы фаҗигане туктатыр өчен дип бәяләде». Чыннан да, Мәдинә үлеме өермәне юкка чыгара.

Кешеләргә хас сыйфатларны билгели бару дәвамында, хикәяләүче куркуның нинди кешеләр буыны китереп чыгаруын сөйләп бара. Ул аларны «беркатлы» дип атый, ачлы–туклы гомер кичерүгә дә, гарип балалар табып, нәсел калдыра алмауга да риза булып торучылар икәнлекләрен әйтә. Нинди милләткә, дингә караганнарын белмәүче маңкортлар, үз балаларын үтерүчеләр дип билгели. Дөрес, куркудан шәфкатьлелек тә туарга мөмкин. «Бу куркудан туган шәфкатьлелек тора–бара гадәткә әйләнде, алар үзләренең йорты тирәсендә генә түгел, башка урыннарда да дүрт аяклы җан ияләренә, кош–кортларга изгелек кыла торган булдылар һәм көтелмәгән ачыш ясадылар: әйбәтлекне җәнлекләр, хәтта иң усал, иң явыз дигәннәре дә аңлый һәм шундый ук яхшылык белән җавап кайтарырга, һичьюгында койрыкларын болгап булса да рәхмәт белдерергә омтыла икән ләбаса!» Бу өзектә яхшылыкның яхшылык булып әйләнеп кайтуы тормышның бер законы төсендә тәкъдим ителә.

Тагын бер закон – явызлыкның үзеңә үк кире кайтуы әсәр текстында да әйтелә һәм күп кенә мисаллар белән ныгытыла. Ирнең кара корт косуы да, капкыннар куйган кешеләрнең шуңа үзләре, эт–мәчеләре эләгү, кеше ашаучы этләрнең корбаннары да шундый мисаллардан.

Ләкин повестьта иң әһәмиятлесе сюжет түгел. Автор интертекстуальлек алымнарына мөрәҗәгать итә, шулар ярдәмендә укучы күңелендә ассоциацияләр тудыра, укучы хәтерендә яши торган мәдәни мәгълүматлар белән кушылып, повесть тексты мәгънәви яктан киңәя.

Әсәр исеменә чыгарылган «сары йорт» төшенчәсе юләрләр йорты мәгънәсендә гомумбилгеле. Бу очракта ул билге(знак) булып тора һәм әлеге йортларда яшәүчеләргә, җәмгыятькә беренчел бәя кебек яңгырый. Шуның белән янәшә килгән «алтынчы подъезд» А.П.Чеховның «Алтынчы палата»сы белән ассоциацияләшә. Реминисценция алымы, ягъни «чит сүз» куллану, башка язучылар әсәрләренең элементларын кертеп җибәрү, шулай итеп, билгенең мәгънәсен тагын бер кат ассызыклый.

Охшаш алым, аллюзия, гомумбилгеле дини мифны – Мәрьям–ананың Иисусны гөнаһсыз килеш табуы хакындагы сүзне кабат яңарта. Нәтиҗәдә Мәрьям тапкан һәм әсәрнең ахырында «Мәдинә карчыкның акыллы овчаркасына ияреп кешеләр арасында эт тормышы белән гомер итүче малай» дип аталган бала символик яссылыкта – кешеләрне коткару мөмкинлегенә ия, шундый миссия белән җиргә җибәрелгән яңа пәйгамбәр булып аңлашыла. Мәдинә мәрттән терелгән мәлдә кешеләр аның: «Шул мизгелдә сезне афәтләрдән коткарачак пәйгамбәр туды. Коткаручыгызның кадерен белегез, күңел тәрәзәләрегезне сөртеп багыгыз аңа, эт хөкемендә яшәтмәгез…» диюен ишеткән төсле булалар. Ләкин хикәяләүче һәм авторның да, повестьны укып чыккан укучының да моңа ышанычы юк дәрәҗәсендә. Мәдинә карчыкның һәм Мәрьямнең язмышы моңа каршы төшә. Әсәр бу кешеләрне пәйгамбәр дә коткара алмас, дигән уйны ныгыта гына.

Аерым бер очракларда ироник сүз уйнату шулай ук җәмгыять хакында мәгълүмат бирә. Мәсәлән, Мәдинә карчыкның өч көннән соң үләчәк кешеләргә: «Сезнең өчен коммунизм өч көннән соң киләчәк» дип эндәшүе урынлы яңгырый. Ул бу кешеләрнең буш хыяллар белән яшәүләрен дә, гомумән коммунизм хакындагы сафсатаны да сатирик тәнкыйть объектына әйләндерә. Ләкин текстта шушы сөйләшүне үстереп, өч көннән соң Коммунистлар партиясенең дә «җирләнүе» хакындагы өлеш исә артык кебек тоела, ул фактны констатацияләү, тагын бер кат ассызыклау белән чикләнә.

Гомумән алганда, повесть кызыксынып укыла һәм текстка кабат–кабат әйләнеп кайтып, кабатланган төшенчәләрдән яңа мәгънәләр эзләргә мәҗбүр итә. Ләкин укучы өмете һәр очракта да акланмый. Кабатлаулар булса да, алар мәгънәви яктан яңа баскычка күтәрелми. Аерым бер сүзләр кулланылышы күбәеп китә, төшенчә билге булудан туктый, тәртиплелек югала. Мәсәлән, афәт сүзе.

Әдәбият укучыны әйтелеп бетмәгәнлек белән кызыктыра, табышмакларга җаваплар табарга мәҗбүр итеп, иҗат эшенә катнаштыра. Без тикшерә торган повестьның беренче өлешендә Мәдинә карчыкның эш–гамәлләрен: кешеләргә төртеп күрсәтүен, аларны үз өенә чакыруын, авыру ирне костыруын һ.б. – сер томанына күмеп, зыян салу итеп шаһитләрдән сөйләтсә, язучы әсәр ахырында боларның барысын да логик кануннар кысасында аңлатып бетерә. Ниндидер аңлашылмау калдыру, бу очракта, укучының үз күңелендәге мәгълүматлар белән кисешеп, «уйлап бетерергә» мәҗбүр итәр иде.

Әсәрдәге күп кенә сыйфатлар, аерым кимчелекләр аның уйланмасына барып тоташа. Реаль тормышта – абсурд, аның көндәлек агышында фаҗигале каршылыклар күрүче, социалистик тормышны гротеск формасында, антиутопия итеп сурәтләүче повесть җәмгыяви тәнкыйтькә бик зур урын бирә. Мәгълүм булганча, рус әдәбиятында шушы типтагы бик күп әсәрләр язылды һәм без күрсәткән сыйфат рус «башка»(другая) әдәбиятын Европа тибындагы постмодернизмнан аерып торучы төп критерийларның берсе иде. Вакыты–вакыты белән М.Кәбиров та, В.Пелевин, Т.Толстая, Л.Петрушевскаялар һ.б.лар иҗатындагыча, тормышны тәнкыйтьләү максатыннан натуралистик детальләрне күпләп куллана (кеше сөякләре, каннар, эт тавышлары, үлекләр һ.б.), ямьсезлек эстетикасына мөрәҗәгать итә. Ул сурәтләгән дөнья чиктән тыш гарип, чиктән тыш кешелексез булып күз алдына баса. Әлбәттә, без язучының тәҗрибәләр ясау хокукына кизәнергә җыенмыйбыз. Ләкин шәрык тәэсирен дә нык тоеп үскән татар әдәбияты гасырлар дәвамында татар укучысын хисси һәм яшерен–символик мәгънәләргә бай әсәрләр укырга күнектерде. Диссидентлык хәрәкәтенең нигездә формаль баскычта калуы рус әдәбиятындагыча абсурд дәрәҗәсендәге сатирик–тәнкыйди әсәрләр тууга җирлек әзерләмәде, мондый тәнкыйть еш кына шәркый «дәһа»ле татар укучысында тискәре тәэсир уята. Бу очракта, мин үз фикеремнең дөрес булуын исбатларга җыенмыйм. Ул дөрес булмаска да мөмкин, моны әдәбиятның киләчәктәге үсеше күрсәтер. Ләкин татар әдәбиятын да, Европа һәм Азия постмодернистик әдәбиятын да яратучы укучы буларак, мин милли әдәбиятыбыздан Умберто Эколар, Харуки Муракамилар иҗаты төсле, фәлсәфи–интеллектуаль энҗеләр көтәм.

Гомумән алганда, яшь прозаикның татар әдәбиятын «энҗеләр» белән баетачагына ышаныч бар! Инде табылган сукмакны, шартлы–метафорик сурәтләү өлкәсен калдырып, «Мәхәббәттән җырлар кала» повестенда ул бөтенләй башка агымга кереп китә. Олы мәхәббәт һәм җәмгыятьнең кешегә дошманлыгы тарихлары кушылып, романтик реализм агымындагы әсәр туа.

Беренче укыганда, әсәр башка автор тарафыннан, башка каләм белән иҗат ителгән күк тоела. Тормыштагы, кешеләр күңелендәге матурлыкны сурәтләү сокландыргыч, ул вакыт–вакыт күздән яшь чыгарыр ноктага җиткән сентиментальлек белән кушылып китә. Традицион шәркый әдәбияттагыча матур, изге, корбанчыл мәхәббәт романтик сюжет катламында гына түгел, детальләрдә дә ассызыклана. Егетнең исеме Таһир булу – аллюзия алымы моңа искәрмә ясый. Урыны–урыны белән Гөлзилә күңелендәге уй–хисләрне «аң агышы» алымы ярдәмендә сурәтләү психологизмны тирәнәйтә. Чын мәгънәсендә матур мәхәббәт тарихында сөйгәнең өчен батырлыклар эшләү дә, ниндидер хыялларны тормышка ашырудан баш тарту да, үлемгә бару да урын алган. Иң әһәмиятлесе шул: реалистик катлам ярдәмендә алар барысы да укучыны ышандыра!

Реалистик катламда тарихи вакыт 1990 елларны үз эченә ала, вакыйгалар вакыты 4–5 ел белән билгеләнә. Иҗтимагый бәя берничә яссылыкта бирелә: егетләрне сугышка җибәреп, аннан соң алар язмышыннан йөз чөерүче; ришвәт, тән сату, аракы сатуга кереп баткан; тормышта кешегә үз сәләтен файдаланырга, үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә юл бирми торган җәмгыять булуы ассызыклана. Болар проблема төсендә куелып, берничә ситуация–мисалда күзәтелә.

Иҗтимагый мотивлашкан булса да, гомумкешелек проблемасы итеп куелганнары да күп. Мәсәлән, Гөлзилә–Фәүзия мөнәсәбәтләре кайгылы кешенең башкаларга да авырлык китерүен билгели. Гыйльман–Гөлзилә, Гыйльман–Таһир каршылыгы теләсә нинди коллективта явыз, үзеннән көчсезләрне җәберләп тәм таба торган кешеләр булуны искәртә. Саимә карчык – Гөлзилә каршылыгы кешеләрнең үзара ышанычы мәсьәләсенә кагыла һ.б. Әсәр тукымасына геройлар монологы булып килеп кергән проблемалар да бар, алар автор фикере булып аңлашыла. Мәсәлән, милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге проблемалары комендант Нәфисә тарафыннан әйтелә: «Татар булып яшәү авыр бездә. Әнә шул татарлыкны яшерү өчен урысча сөйләшә, урысча киенә, урысча эчә алар. Һәм соңгы чиктә барып терәләләр дә – алар ни урыс була алмый, ни татарлыгын югалта.» «…Халык ул – масса, сарык көтүе белән бер ул. Халыкны шәхесләр күтәрә, шәхесләр бөек итә. Ә без бүген тулай торакның сәрхуш татарлары, урысча сүгенгән, урыска табынган татарлары өчен түгел, ә шәхес булырлык татарлар өчен көрәшергә тиешбез».

Аерым бер очракларда проблемаларның хикәяләүче монологы кебек бирелеше дә очрый. Мәсәлән, акча артыннан куу хакындагы өлеш шундыйлардан.

Реалистик катламдагы хәл–вакыйгаларны да язучы романтик алымнар ярдәмендә бәяләп бара. Әсәр Кыям абзый җыры белән башланып китә һәм шушы җыр булачак вакыйгаларның характерын билгели: «Алмаларын жәлли тормыш, Җаннарыма таш ора». Шушы уңышлы табылган, эчке мәгънә катламына алып кереп китә торган башламнан соң, Кыям белән бәйле мотив юкка чыкмый. Әсәр соңында язучы аның җырларын Гөлзиләдән җырлата.

Җырга һәвәс Кыям турында сөйләгәндә, автор аны «стандарт булмаган» герой дип тамгалый. Әсәр барышында очрашкан башка геройлар: Гөлзилә яки Таһир да, комендант Нәфисә һәм Ришат белән Гүзәл дә – шулай ук стандарт булмаган, талантлы, якты кешеләр. Ләкин талант – автор аңлатуында якты кеше булу өчен иң кирәкле сыйфат түгел. Әхмәт Сабиров, Нурияләр мисалында әхлакый якның әһәмиятле булуы күрсәтелә. Төп героинядагы мәхәббәткә тугрылык сыйфаты югары күтәрелә. Язучы Гөлзиләне ике тапкыр: тән сату юлы белән укырга керергә кызыктырып һәм сөйгәнен аякка бастыру яки карьера ясауны сайлау алдына куеп сыный. Шушы сынауларны үткән кыз, әйтерсең, халыкка моң таратырга фатиха ала.

Әсәрдә язучының осталыгы күп кенә элементларда күренә. Бу повестьта сүз–образлар белән эшләү, аларны хисси–психологик тирәнлеккә ирешү чарасы кебек куллану матур тәэсир калдыра. Автор сүз–образларны антиномия формасында урнаштырырга ярата. Мәсәлән, «Гөлзиләнең иреннәрендә бәхетле елмаю, ә керфекләрендә ачы күз яше ялтырап китә» дигән мисалда «бәхетле елмаю» һәм «ачы күз яше», бер яктан, Гөлзиләнең эчке халәтен ача. Икенче яктан, сәнгать ярдәмендә, халыкка хезмәт итеп бәхеткә ирешү һәм шәхси бәхетсезлек, аларның бер–берсен алыштыра алмавы хакындагы нәтиҗәгә китерә.

Бу повестьта геройлар бирелеше дә үзенчәлекле: алар үсеш–үзгәреш эчендә сурәтләнеп, еш кына әсәр дәвамында капма каршы характер булып аңлашылалар. Ягъни язучы геройлар бирелешендә еш кына көзгеле композиция алымына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Әхмәт Сабиров Гөлзилә исеменнән сокланып, хәтта идеал дәрәҗәсенә менгерелеп күрсәтелә башлый. Әсәр дәвамында аны аңларга һәм акларга тырышу, хәтта өлешчә кызгану күзәтелә. Бу герой белән соңгы очрашуда аның чын йөзе ачыла: аның бозык, куркак, үчле икәнлеге мәгълүм була. Гөлзилә күңелендә аңа карата уянган нәфрәт хисе укучыныкына әйләнә.

Повестьта аерым геройларның психологик «пары» бар. Нурия – Әхмәт Сабировның шундый игезәге итеп уйланылган. Бу алым «Сары йортлар сере»ндә дә уңышлы кулланылган иде. Икенче повестьта да ул әхлакый–фәлсәфи гомумиләштерү ясарга мөмкинлек бирә: бер тапкыр хыянәт иттеңме, бер тапкыр «ярамый» чиген атлап чыктыңмы – кирегә юл юк! Бу чиктән соң аска төшәргә, түбән тәгәрәргә генә мөмкин!

Әсәрдә экзистенциаль моментлар да бар. Таһирның тирәлек, җәмгыять, үз–үзе белән көрәштә үлемнән башка юл таба алмавы, Гөлзиләнең ялгызлыкка дучар булуы, илаһи мәхәббәтнең кавышу белән төгәлләнмәве сагыш, үкенеч хисләре уята. Ләкин романтик башлангыч гомуми фәлсәфи фикернең оптимистик килеп чыгуына китерә. Тормыш никадәр генә авыр, пычрак булмасын, ул барыбер матур, аның нигезендә барыбер башкаларга файдалы булу омтылышы ята, «күз яшьләре янында бәхетле елмаю бар», диелә сыман. Талантлы, хөр, экспрессив геройлар, табигать һәм тирәлек матурлыгы, төп геройлар тирәсендәгеләрнең рухи байлыгы яратып сурәтләнә. Кеше, тормыш, яшәеш хакында сүз алып барганда, традицион романтик прозадагы шикелле үк, автор яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык антитезаларына якыная.

Вакыйгалар турында сөйләгәндә, геройлар тудырганда, язучы җентекләп сөйләргә ярата, хәтта турыдан–туры сюжетка катнашы булмаган детальләрне күпләп куллана, аерым бер геройларның тулы бер «биографик легендасын» тудыра. Бу повестьны зурайтып җибәргән. Чишелеш алдан сиземләнә торган әсәрдә мондый иркенәю укучыны ялыктыра, әсәрне ташлап торырга мәҗбүр итә. Бу очракта «Сары йортлар сере»ндә кулланылган шартлы–символик образлар, метафорик сурәтләр укучыны әсәр сукмакларында адаштырыр, уйландырыр өчен яхшы булыр иде.

Язучының шартлы–ассоциатив сурәтләүне үз итүен хикәяләре дә раслап тора. «Дүртенче үлчәм» һәм «Канатлы кеше» – тулысы белән шартлы, татар әдәбияты өчен модерннан соң (постмодернистик) кулланыла башлаган алымнарга бай әсәрләр.

«Дүртенче үлчәм» – мәхәббәт хакындагы әсәр. Бергә гомер итеп, балалар үстереп тә, бер–берсенә самими, илаһи сөю хисен саклаган ир белән хатын тормышындагы бер кич хакында сөйләү – сокландыра, мәхәббәтнең олылыгына мәдхия булып яңгырый.

Хикәядә вакыйгалар үстерелеше түгел, хис–кичерешләр күчеше үзәккә куелган. Ир белән хатынның мәхәббәт аңлашуы кебек үсә ул, ике кешедәге хисләрнең дә саф һәм тирән булуын исбатлый. Ләкин әсәрне нәсер жанрына кертеп карау да дөрес булмас иде. Чөнки эпик төр таләпләренә җавап бирә торган тормыш моделе бар. Ләкин ул бик тә үзенчәлекле тәкъдим ителә.

Мәгълүм ки, әдәбият тормышның күнегелгән тәртипләрен, рәвешен җимереп (деконструкция), тәртипсезлек (хаос) хасил итәргә яки яңа тәртип, рәвеш формалаштырырга (конструктивизм) сәләтле. «Дүртенче үлчәм»дә дә күнегелгән аксиомалар юкка чыгарыла. Ир, хатынына сөю хисенең зурлыгын исбатлап, айны болыт артыннан чыгара, аннары йолдызларны бер–бер артлы кабызып җибәрә, аларны биетә, таң аттыра һәм үзләрен яшьлеккә кайтара. Иренә ышана алмаган хатын белән бергәләп, укучы да акрын–акрын шушы хәлләрне берәм–берәм күзәтеп бара. Ләкин сурәт әкият яки хыялыйлык нәтиҗәсе кебек тоелмый, шартлылык сыйфаты ачык күренеп тора. Безнең күзаллавыбызда яшәгән, күк җисемнәре белән кеше идарә итә алмый, яшьлекне кире кайтару юк дигән күзаллауларны җимереп, язучы могҗизаның мөмкин икәненә укучыны ышандыра, деконструкция алымын куллана. Нәтиҗәдә, фәлсәфи фикергә алып килә: мәхәббәт – шулкадәр зур көч, ул могҗизага сәләтле!

Хикәя лирик–эмоциональ дулкында язылган, ир белән хатынның сөйләшүе шулкадәр җылы һәм самими, нәкъ менә шул сөйләшү кеше күңеленең бай һәм тирән булуын күрсәтә. Сөйләшү һәм хис үсешен күзәтеп бару – автоматик язу алымы хикәяләүченең алар халәтен бәяләве белән үрелеп бара. Айны, йолдызларны кабызу, яшьлеккә кире кайтырга омтылу – татар халык җырлары белән ассоциациягә керә. Текстлар сөйләшүе күренеше хасил була.

Икенче хикәя дә шушы структурада иҗат ителгән. Эчтәлек мондый: бер подъездда биш дус яши: милиция майоры Нәҗип, хирург Шакир, шахматчы Азамат, атлет Хөрмәт һәм очучы Нури. Шакир көннәрдән бер көнне дусларына авыр операция ясаганлыгын, автомобиль фаҗигасенә эләккән Таһир язмышын сөйли, аның кәгазьгә «Мин яшәргә телим» дип язуын әйтә. Бераздан ирнең яшәячәге билгеле була. Аның «Мин сөйләшергә телим» сүзенә доктор – «Син сөйләшәчәксең» дип, «Мин йөрергә телим» диюенә – «Син йөриячәксең!» дип җавап бирә. Могҗиза була: Таһир сөйләшә, йөри башлый. Аның соңгы теләге – «Мин очарга телим!» була.

Хикәя шулай ук күнегелгән күзаллауны юкка чыгара, моны хикәяләүче дә ассызыклап бара («Тик аның аякка басуы ышандырмый – бу медицина кануннарына каршы килә торган гаҗәп бер хәл булыр иде»; «Бу сүзләре бөтен кануннарга каршы килүен белсә дә, хәзер ул Таһирга ышана, аның канатларын җилпеп шушы йортлар өстеннән үтә алуына тамчы да шикләнми иде»).Гарип кешене максат кую тормышка кайтара, сөйләшергә, йөрергә өйрәтә. Хикәя кешенең мөмкинлекләре турында. Ул «максат куйганда, кеше һәрвакыт мөмкин булмаганга да ирешә» дигән идея белдерә. Әлеге фикер соңгы абзацта тагын бер тапкыр кабатлана: «Һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга салган, һәрберсенең күкрәк сугып «Мин!» диярлек мөмкинлеге булган гамәли карашлы асыл ирләр бергә җыелгач, үзләре дә сизмәстән, вакыт–вакыт һавага карап алалар да күзләрендә чиксез сагыш, сүрелмәс өмет балкып китә иде.» Сагыш – чөнки алар «гамәли» максатлар куеп яшәгәннәр, өмет – чөнки үзләренең дә мөмкин булмаганга ирешү көченә ышаналар.

Беренче хикәядәге кебек үк, «Канатлы кеше»дә дә дуслык һәм гаилә – шәхес өчен терәк, иң олы кыйммәт дәрәҗәсенә күтәрелә. Язучы бу фикерне кат–кат, төрле яссылыкларда кабатлый. Мәсәлән, Таһирның гаиләсе һәлак булганын белгәч, ирләр аны яшәү җәзасына хөкем ителгән дип саныйлар. Гаиләсе хакында сорашканда, Таһир үзе «Исән булса, ул мине күрми түзмәс иде» дип белдерә. Ә инде хирургның хатыны һәм балалары барлыкны ишеткәч, Таһир «Син бәхетле кеше» дип нәтиҗә ясый. Дуслыкка килгәндә, нәкъ менә шул Таһирга максатларына ирешергә ярдәм итә.

Хикәяләр якты, кешенең бөеклеге, кешеләр арасындагы ихлас мөнәсәбәтләрнең матурлыгы хакында сөйли. Шуңа ышандыру өчен, шартлы дөнья моделе тудыра, чиктән тыш арттырып кына калмый, күнегелгән тормыш кагыйдәләренең хакыйкать булуын шик астына ала. Бу әсәрләрдә тормыш фәлсәфәсе татар укучысы өчен якын лирик–эмоциональ башлангыч белән кушылып бирелә. Моның өчен эпик сөйләм шигъри тел чараларын мул куллана. Эстетик яктан камил, тәэсирле, романтик пафос белән сугарылган, шартлы сурәтне әдәби концепция әйтү максатларында кулланучы хикәяләр татар әдәбиятына каләм остасы, әдәбиятка яңа сулыш бирүче прозаик килгәнлекне хәбәр итәләр.

Дания Заһидуллина

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.09MB | MySQL:65 | 2,701sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика