электрон форматта чыккан “Йокы даруы” китабы
Тәнкыйть

Йокыны качырган “Йокы даруы”


Марат Кәбировның электрон форматта чыккан “Йокы даруы” китабының кереш өлешендә “ …тормышны да, үзегезне дә аз гына яңа яктан ачарга булышыр, һичьюгы күңелле мизгелләр бүләк итәр” дигән сүзләрне укуга, “күңелле” мизгелләр көтеп укуга керештем. Дөресен әйтим, китапларның үзгә исе булган, кулга тотып укыла торганын яратам. Ләкин, без телибез утызны, Ходай бирә тугызны, — заман безнең теләкләр белән исәпләшергә бик атлыгып тормый: яңа технологияләр көннән-көн үз агымына күбрәк ияртә бара. Бу яктан заман укучысы белән бер адымда, бәлки, бер адым алдарак баручы язучыга “Афәрин!” дими булмый. Монысы сүз уңаеннан.

Вәгъдә бер нәрсә, укучы күңеле – бөтенләй башка дөнья ул. Газиз Мөхәммәтшинның юмористик хикәяләреннән соң кулга алдым мин “Йокы даруы”н. Җылы, йомшак юморлы, сыгылмалы, Мәһдиевчә камил телдән соң, берара яңа китапны укый алмый тордым. Г.Мөхәммәтшиннан соң, “карале, мин дә шул кешеләр арасында яшим бит, яшәү рәхәт инде, адым саен күңелле хәлләр” дип елмаеп куйсаң, Марат Кәбировның күзәтүләрен укыгач, “Их, менә шул яклары булмаса, яшәргә була инде ул үзе, каһәр, ник шундый әшәке соң бу дөнья”, диясе килә башлады. Бу, әлбәттә, гомумиләштереп һәм гадиләштереп әйтү, шулай да китапта юморга караганда, сатира күбрәк тоелды. Чынбарлыкның үзебез дә сизми торган, яки, инде сизми башлаган якларын язучы фәлсәфи югарылыкка менгерә дә аңа гына хас тел белән ачып сала. Ә мин, тормышның тискәре якларын китапта да күрергә теләмичә, үземчә карышам, бәхәсләшәм.Күпмедер вакыт укымый торсам да, китапның тарту көче җиңде булса кирәк: мин йокыны качырган “Йокы даруы”н кабат кулга алдым (Электрон китап өчен “ачтым” дип язасыдыр инде).

Кешене күрә алмас дәрәҗәгә җиткереп тормыш аның күзен каплый. Кешеләрдә кешене күрү кирәк. Мин – матурлык. Мин – кешедә яшим”- “Күзгә күренмәс” дигән язма шулай төгәлләнә. Гап-гади тормыш фәлсәфәсе. Ә аңа кадәр исә укучы табышмак чишә. “Нинди күренмәс кеше соң бу? Кешеме ул? Нигә үзенә рәхәт чакта күрми аны кеше? Тукта, минем тормышта да шундыйрак хәл булган иде түгелме соң? Нәрсәнедер хәтерләтә түгелме бу??” Шул рәвешле аңлашылмаучанлык халәтендә тота да, соңында гына күзен ача автор укучысының: тормышның тышкы ягына игътибар арткан саен, кешеләрдәге күңел матурлыгын азрак күрәбез ләбаса.

Әгәр бүгенге тормыш белән бәйлелеге булмаса, сатираның әһәмияте дә шулкадәр генә булыр иде.Ачның хәлен тук белми, безнең илдәге яшәешнең бөтен “тәме”н үзебез генә беләбез.Чит ил кешесе өчен , мәсәлән, “Эш кешесе” дигән хикәя бөтенләй аңлаешсыз булыр иде. “Эшләгән кешенең бит акчасы булырга тиеш. Ә без инде таңга кадәр эзләп тә берни таба алмадык. Бәлки син эшләмисеңдер?” дип сорау бирә өйдә алырлык нәрсә тапмаган караклар. Әсәр алай гына бетсә, әлбәттә, Марат Кәбировча булмас иде. “Хатын өстәлгә сыек кына өйрә китереп утырта. Мин калакка үреләм. Ләкин башны теге уй томалый. Эшләгән кешенең өйрәсе сыек булырга тиеш түгел бит. Калакны читкә алып куям. Тирә-якка күз салам. Каракларны эзлим. Караклар күренми. «Күзгә күренми торган нинди караклар соң бу, ә?» — дип уйлыйм. Иртәгә иртүк торып эшкә барасы бар. Ә бәлки мин беркайда да эшләмимдер?” Көнкүрмешебезнең гадиләштереп бирелгән бу моделе актуальлеге белән үзәкне өзә дә инде. Безнең илдә хезмәт кешесенең лаеклы яшәвенә кемнәр комачаулый? Табигый байлыклары шул дәрәҗәдә булган илдә мондый уйларның килүе үзе үк абсурд булырга тиеш кебек тә, бездә һаман да яшәеш нормасы…

Kupivip RU

Яки, мәсәлән, “Бәхет формуласы”нда безнең милли сыйфатларыбызга тел тидерергә нинди хакы бар язучының, ә? Бәлки, минем һаман да “Без бөек халык! Без көчле халык!” дип яшисем киләдер?! “Бер татар физигы зур ачыш ясаган. И, физигымы, химигымы инде шунда, математигымы. Татар химигы дию дә беркадәр ят булып тора әле. Берәрсе:»Карале, татарның химиклары да бар мени ул?» — дип сорар сыман. Гомумән, татарның химигы, физигы, математигы булу — сәер ишетелә. «Татар галиме» дигәндә дә без я тарихчыны, я тел, я әдәбият белгечен генә күз алдына китерәбез. Шулай күнегелгән. Ә болай, гади тормышта… татарда бары тик җырчылар гына бардыр кебек. Телевизор кабызасың — җырчы, радио ачасың — җырчы, интернетка керәсең — җырчы. Менә элек халыкның күп өлешен сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр һәм сугышчылар тәшкил иткән. Хәтта сәүдәгәр дигәне дә сугыш серләрен яхшы белгән. Һөнәрчесе дә шулай инде. Җыеп әйткәндә, аларның барсы да яугир, сугышчы булган. Хәзер — барсы да җырчы. Шуңа күрә, яуга калкыныр чакларда да татар мәйданга чыгып берәр җыр җырларга тотына. Талантлы милләт”. Ошадымы өзек? Миңа ошамады! Әле алга таба тагы да кәттәрәк сүзләр анда, алары тагы да ошамаячак. “Кеше кесәсе” дә ошамаячак, “Алар һәм без” е дә… Ачы хакыйкатьнең кемгә ошаганы бар әле.
Китапта рәхәтләнеп көләргә сәбәп биргән юморескалар, күзәтү-истәлекләр дә бихисап.Кыш көне тимер торбага тел белән ябышып калганыгыз бармы? Минем бар. Авторның да “тәмләп” караганы булган икән. Һәм шул хәл турында гаҗәеп тәмле итеп хәтер яңарткан (“Тел”).

Сүзе белән гамәлен бергә куша алмаган ирнең уйларын беләсегез килсә, “Асрамага ир бирелә!” дигән юморесканы уку кирәк. “Яңа елдан яңача яши башлыйм. Узган ел да шулай дигән идем. Әлләни майтарып булмады. Тәмәкене генә ташладым. Әй, рәхәт икән ул тартуны ташлагач. Сулыш алулары иркенәя, үзеңне яшәреп киткәндәй тоясың. Йөзләр балкып, күзләр майланып тора. Дәрт арта, яшәү дәрте. Үзеңне кеше итеп тоясың. Шул хәтлем рәхәт була, шулкадәр ләззәт кичерәсең. Кыскасы, ошады миңа тәмәкене ташлау. Быел тагы ташлыйм әле”. Марат Кәбировча, сүз сөрешен көтелмәгәнчә очлау (Быел (!) тагын ташлыйм әле) әле генә макталырга тиешле кешене буш сүз сөйләнергә яратучыга әйләндерә дә калдыра. Мондый “эффектлы” төпләмешләр китапта бик күп. Кайвакыт хикәя ахырында булса, кайбер очракларда һәр абзац саен килеп төртеләсең син аларга. Һәм… уйланырга, яки елмаеп куярга мәҗбүрсең.

Автор үзе “миндә юмор хисе юк”, ди (“Юмор хисе”). Һәм җитди генә, бернинди юмор хисе катыштырмый гына сатучыдан линейка белән колбаса үлчәтеп алу күренешен тасвирлый. Аңа ияреп тагын берничә кеше шулай итә.Бер кеше эшләгән нигә икенче кешегә ярамасын әле? Биредә без әллә ни сүз уйнату да күрмибез кебек, ләкин ситуация үзе көлке, җитдилек битлеге киеп шаярып торган кешенең сүзләренә башкаларның реакциясе кызык. Гомумән, күзәтүчән һәм, аңлавыбызча, юмор хисе булган (!) автор тормыш-көнкүреш хәлләренең бик күп көлкеле мизгелләрен эләктереп алган. Кабак биргән балачак сабагы да (“Сорап алырга мөмкин нәрсәләрне урларга ярамый”), өлкән яшьтәге ананың балаларча үпкәләве дә (“Күз”), хәтта кызыл булганга күрә берникадәр горурлык хисләре уяткан тараканнар да (совет чоры тәрбиясе) һәм тагын бик күп шундый “вак-төякләр” яратып сурәтләнгәнгәме, елмаю булып килеп ирешә.

Китапта афоризм булып китәрлек гыйбарәләрнең күплегенә шаккатасың. Гомумән, бу – Марат Кәбировның яраткан алымы бугай. Хәер, үзеннән-үзе килеп чыга торган фикер сөрешедер бу, мөгаен. Авторның теле төгәллеге, римлыларча лакониклыгы белән аерылып тора. Алдарак телгә алган Газиз Мөхәммәтшинның әсәрләрен укыганда, туган телебезнең байлыгына, бормалы-сыгылмалы булуына соклансаң, Марат Кәбировта кыска-кыска җөмләләр, хәтта аерым бер сүзләр төп фикерне бирергә мөмкин. Һәм нәкъ ул сүзне, нәкъ менә шул җөмләне башка урынга кую да мөмкин түгел. Күпчелекнең озын-озын җөмләле язмаларны укырга түземлеге җитмәгән заманда, мондый стильдә язу отышлы да бугай әле.

Үзеңне санлаган, кадереңне белерлек кешене сайла. Сине санламаска тырышучылар болай да күп. Һәм ниндидер уңышка ирешкән саен, алар арта барачак. Андыйларны күңелеңә алма, алган булсаң – төшереп калдыр. Теләсә-кемне төяп йөрергә синең күңел маршрут автобусы түгел”.

Байлык дигәннән. Менә элек кешенең байлыгын аның кызы кигән итәкнең озынлыгына карап бәяләгәннәр: “Сөбханалла, аяк йөзеннән итәк тектергән. Ай-һай, бигрәк мулдан җиппәргән, бу бик бай гаиләдәндер инде”, — дип әйтә торган булганнар. Хәзер кызлар кыска гына итәк кияләр дә… Бөтен байлыклары күренеп тора”.

Яшьлек ялгышу, күп итеп хаталар ясау өчен бирелә. Калган гомер — шул хаталарны төзәтү өчен. Бу — табигатьнең камиллеге. Адәм баласының ялкаулыгын бүтәнчә җиңү, бүтән юл белән аны ниндидер изгелек эшләргә мәҗбүр итү мөмкин түгел”.

Елмайтамы? Әйе. Уйландырамы? Әйе. Китапта һәр язма диярлек шундый тәэсиргә ия. Шунысы начар, анда юмор белән сатира янәшә бара, аерым бүлекләргә бүлеп чыгарылса, монысында кызык-мызык кына булачагын, монысында тагын мин күрергә теләмәгән нәрсәне борыныма төртеп диярлек күрсәтәчәкләрен белеп укыр идем. Биредә исемгә карап кына берни белеп булмый. Я аның юморескалары эченә дә ялгышып кына берәр “фирменный” җөмләсе кереп утыра, я сарказмы берәр мәзәк хәл белән кушылып китә. Юри шулай эшләгәндер әле. Менә ни дисең инде моны- кызыклы күзәтүләргә язып куясымы, әллә сабак ала белмәгән безләрнең хаталарына “дусларча” гына төрттереп алу дип кабул итәсеме? “Халыкта тавык мие эчкән нәрсә дип әйтү бар. Кемнеңдер башы бик эшләп җитмәгән очракта әйтәләр. Янәсе, тавык кебек аңгыра, башы ничурта да эшләми. Бераз дөреслек тә бардыр инде. Ни генә әйтсәң дә, бер тавык та машинада йөрми, самолетта очмый, атом бомбасы уйлап тапмаган. Һич югында: «Миллятиббизни саклыйк, туган тилибизни онытмыйк!» — дип, тавык халкы өчен көрәшеп фейсбукта да утырмый. Акыллы булган өчен түгел бит инде. Ә бәлки, акыллы булган өчендер” (“Тавык мие”). Шул-шул менә.
Язучының сайтына кергән идем. “Кызыклы кеше белән чәй табынында сөйләшеп утырган сыман тойгы кала” дигән бер укучысы. Шуңа өстәп, “акыллы кеше белән” дип тә өстисе килә. Шулай да… сарказм күп! Сатира белән кыйный. Алдады ул мине укучы буларак китап исеме белән. “Йокы дару”ы түгел бу. Хәер, юри шулай әйткән инде ул аны, сарказм белән.

Rs. Китапның соңгы битләрен япканда, өстәге сызыктагы тамгаларга күз төште. Баскалый торгач, электрон китапларны укырга җайлы булсын эшләнгән нәрсәләр булуы да ачыкланды. Эчтәлекне дә бер басуга карый аласың, үзеңә кирәкле битне дә шундук ачу мөмкинлеге бар. Ошаган җөмләләрне билгеләп куяр өчен төсле карандашлар да куярга онытмаганнар, рәхмәт төшкерләре. Шул билгеләгән битеңне принтер аша да чыгарып ала аласың… Кыскасы, уңайлы инде үзе электрон китап та. Ияләнәсе генә бар. Ә ияләнә тору кирәктер…

Лилия Фәттахова.



Добавить комментарий

WordPress: 23.45MB | MySQL:99 | 2,220sec
Рейтинг@Mail.ru