татарские песни бесплатно
татарские песни бесплатно

Агымсулар


    Агымсулар
    (Ф. Әкъсәнов көе)

    Агымсулар, агымсулар…
    Дулкынланадыр.
    Кайчак синең дә йөрәгең
    Ярсып аладыр.

    Юксынганда кара, дустым,
    Агымсуларга.
    Дөньяларга сыймый йөргән
    Чагым шуларда.

    Ага сулар, кага дулкын,
    Ярларга кага.
    Дулкын җыры сандугачлы
    Талларда кала.

    Юксынганда кара, дустым,
    Агымсуларга.
    Ярларына сыймый йөргән
    Чагым шуларда.

    Җирдә безнең гомерләр дә
    Агымсу икән.
    Сулар ага, ярлар кала
    һай, моңсу икән…

    Юксынганда кара, дустым,
    Агымсуларга.
    Агымсулар җырым сыман,
    Җаным сыман да.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика