Айдар Галимов
Татарча жырлар

Айдар Галимов


    Айдар Гани улы Галимов 1967 елның 23 февралендә Казахстан ССР-ының Целиноград өлкәсендәге "Мәдәният" совхозында дөньяга килә. Бер елдан аларның гаиләсе Башкортстанның Миякә районындагы Олы Кәркәле авылына күченеп кайта. Айдарның балачак һәм яшьлек еллары шушы авылда үтә. 1986 елда Уфа авто транспорт техникумын тәмамлагач, Айдар Галимов Каунас һава десанты гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. Армиядан соң Айдар Башкорт Дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аны 1993 елда уңышлы тәмамлый.

    Айдар Галимовның иҗат юлы 1989 елда Башкортстан АССР-ның 70-еллыгына багышланган радио конкурста җиңүдән башлана. 1990 елда Туймазы шәһәрендә узган «Татар җыры» конкурсында дипломаты була, 1990—1993 елларда — «Авангард» мәдәният йортының «Азамат» вокаль-инструменталь ансамбле вокалисты. 1993 елда «Айдар» эстрада студиясен оештыра. Соңыннан ул «Айдар» театр-студиясе дип атала башлый. Профессиональ сәхнәгә беренче адымы «Моңнар кайтсын авылга» (Р.Чурагулов сүзләре, Р.Хакимов музыкасы) җыры белән башлана.

    Айдар Галимов гастроль эшчәнлеген 1993 елда башлый. Үзенең концертлары белән Казан, Уфа, Татарстан һәм Башкортстанның башка шәһәрләрен һәм Рәсәй Федерациясенең татар -башкорт яшәгән күпчелек төбәкләрен әйләнеп чыга. Беренче чит ил гастрольләре Үзбәкстанда уза (1995, 1996). Айдар Галимов шулай ук Финляндия (1997, 2003), Латвия (2003), Эстония (2003), АКШ (1998, 2001), Төркия (2005) һәм Казахстанда (2008) күпсанлы чыгышлар ясый. Аның концерт турлары һәр ел саен Урал, Идел буе, Көнбатыш Себер, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта узып тора. Шул ук елларда (1996—2001) Айдар Галимов Казан дәүләт педагогика университеты музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белемен үзләштерә.

    Башкорт һәм татар милли мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен Айдар Галимов «Башкортстанның атказанган артисты» (1995) һәм «Татарстанның атказанган артисты» (1996) исемнәре белән бүләкләнә. 2008 елның 23 маенда Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев А. Галимовка «Татарстанның халык артисты» дигән югары исем белән бүләкләү турындагы указга кул куя, ә 2011 елда Айдар Галимов «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була.

    Айдар Галимов репертуарында рус, инглиз, үзбәк, төрек, татар, башкорт телләрендә башкарылган дүрт йөздән артык җыр бар. Аларның күбесе татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән.



    Айдар Галимов җырлары - Марат Кәбиров сүзләренә

    1. Айдар Галимов. Гомер буйлап барам. (Ризван Хакимов муз)



    2. Айдар Галимов. Хатын-Кызның яшен сорамыйлар. (Илдар Шәрипов муз.)



    3. Айдар Галимов. Кузгала поезд.... (Ризван Хакимов муз)



    4. Айдар Галимов. Ромашкалар (Урал Рәшитов муз.)



    5. Айдар Галимов. Үтми торчы, гомер. (Ризван Хакимов муз)



    6. Айдар Галимов. Көзге җилләр. (Ильдар Шәрипов муз)



    7. Айдар Галимов. Әнкәй (Урал Рәшитов муз.)




    Айдар Галимов - фотоларда

ҖЫР ДӘФТӘРЕ

Марат Кәбиров. Җыр дәфтәре - Марат Кәбиров сүзләренә язылган татарча жырлар А. Галимов, А. Хакимова, Н. Нигматуллин, Р. Хакимов, С. Фәтхетдинов, Х. Фәрхи кебек бик күп сәхнә йолдызларының иҗатын бизи. Әлеге җыентыкта шундый җырларның бер өлеше тәкъдим ителә.
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика