Бергә Яшик Әле
татарские песни онлайн

Бергә яшик әле


    Бергә яшик әле
    (И. Низамов көе)

    Сезнең белән дөнья шундый гүзәл,
    Сезнең белән – дуслар, туганнар.
    Шау гөр килеп бергә үтик әле
    Гомер дигән авыр юллардан.

    Бергә яшик, бердәм яшик әле,
    Сокланырлык итеп без яшик.
    Авырлыклар килсә бергә җиңик,
    Шатлыкларда бергә гөрләшик.

    Ак йолдызлар сыман сибелгәнбез,
    Һәрберебез җиргә нур чәчә.
    Елмаюлы таңнар каршы алыр,
    Асыл хисләр җанда яшәсә.

    Аерылсак, вак йолдызлар гына,
    Ә җыелсак, кояш төслебез.
    Бергә булсак кына бәхетлебез,
    Бердәм булсак кына көчлебез.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика