Бәйрәм Җыры
Старые татарские песни

Бәйрәм җыры


    Бәйрәм җыры
    (М. Кәбиров шигыре, Ч.Зиннәтуллина көе)

    Авырлыктан гына
    Тормый әле дөнья,
    Күрсәтсә дә кайчак моң-зарын.
    Күңелләргә безнең
    Канат куя торган
    Бәйрәмнәре дә бит бар аның.

    Бәйрәмнәрдә гел дә.
    Гел дә бергә-бергә,
    Табындашлар, дуслар, туганнар…
    Онытмагыз кайчак
    Авыр хәлгә калсак,
    Табыннарда бергә булганнар.

    Күңел сүрелмәсен,
    Өмет өзелмәсен,
    Йөрәкләрдә бәйрәм сүнмәсен.
    Ярдәмләшеп яшик,
    Бәйрәмнәргә дәшеп
    Зарлыларның сөртик күз яшен.

    Хания Фархи:




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика