Дим Башы
Татарча жырлар

Дим башы


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Дим башы
    (И. Низамов көе)

    Ярларына сыймас елга түгел,
    Чишмә генә икән Дим башы.
    Дим суының якты чишмәләре –
    Бер-берсенең тугъры юлдашы.

    Дим башының якты чишмәләре
    Безгә шуны әйтә шикелле:
    “Гомерләрең якты узсын дисәң,
    Ялгыз итмә якын кешеңне”

    Ә бит без дә аккан сулар кебек,
    Гомер буйларына юлдабыз.
    Аерылсак – нәни инеш кенә,
    Бергә чакта гына елга без.

    Аккан сулар кебек узган чакта
    Гомер дигән авыр юллардан.
    Шул чишмәләр кебек бергә булсак,
    Югалмабыз әле, туганнар.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика