Дуслар Җыелган Җирдә
Татарские застольные песни

Дуслар җыелган җирдә


    Дуслар җыелган җирдә
    (М. Кәбиров шигыре, Р. Хәкимов көе)

    Шатлыклар уртаклашырга
    Җыелган дусларыбыз.
    Дуслар белән бергәләшеп
    Күңел ачкан чагыбыз.

    Әйдәгез, уйнап-көлешеп
    Утырыйк әле бергә.
    Бәйрәмнәрнең иң зурысы
    Дуслар җыелган җирдә.

    Дуслар дус булып калсыннар
    Иң авыр чагында да.
    һәм ямь өстәп утырсыннар
    Шатлыклы табынга да.

    Иң-иң якын, иң кадерле
    Дуслар җыелган бүген.
    Безнең якты хисләребез
    Балкытсын күңел күген.

    Әйдәгез, җырлап-көлешеп
    Утырыйк әле бергә.
    Бәйрәмнәрнең иң зурысы
    Дуслар җыелган җирдә.


    Нафкат Нигматуллин:




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика