Хатын-Кызның Яшен Сорамыйлар
Любимые татарские песни

Хатын-Кызның яшен сорамыйлар


    Хатын-кызның яшен сорамыйлар
    (М. Кәбиров шигыре, И. Шәрипов көе)

    Хатын-кызның яшен сорамыйлар,
    Хатын-кызның күңеле яшь була
    Аның күңеле унсигездә икән,
    Үзенә дә шул ук яшь була.

    Бетерсәң дә, кабат башласаң да,
    Елларыңның фәлән дистәсен,
    Йөзләреңдә көләч нур балкысын,
    Күзләреңнән шатлык китмәсен.

    Канатыңны жилләр каермасын,
    Аермасын наздан-иркәдән.
    Мәхәббәте белән төннәр тусын,
    Шатлык белән тулсын иртәләр.

    Хатын-кызның яшен сорамыйлар,
    Гүзәллек һәм Сөю — мәңгелек.
    Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,
    Дөньябызга сихри ямь өреп.


    Айдар Галимов: Хатын- кызның яшен сорамыйлар




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика