Ике Чәчкә
Татарча жырлар

Ике чәчкә


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Ике чәчкә
    (Д. Арсланов көе)

    Кулларымда – ике чәчкә,
    Синең биргән бүләгең.
    Әйтче, иркәм, моның белән
    Ни әйтергә теләдең?

    Ике чәчкә — ике төрле:
    Ике якта үскәндер.
    Ләкин җирнең ңылылыгы
    Һәркайсына күчкәндер.

    Кулларымда – ике чәчкә,
    Синең биргән бүләгең.
    Ике чәчкә — мин аларда
    Икебезне күрәмен.

    Без икебез – ике чәчкә
    Тамырлар түгел бергә.
    Бер тамырдан булмасак та
    Үскәнбез бер үк җирдә.

    Бер үк җирдән ике чәчкә
    Кушыла алырбызмы?
    Ә кушылгач гомерлеккә
    Бер җирдә калырбызмы?!.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика