Күңелемнең Тулган Чагы
Татар жырлары

Күңелемнең тулган чагы


    Күңелемнең тулган чагы
    (Р. Хакимов көе)

    Күңелемнең тулган чагы,
    Күңелдә — сагыш кына шул,
    Таралмас сагыш кына….
    Тулып ташкан күңелемә
    Кагылма ялгыш кына…

    Ялгыш кына кагылсаң да
    Чынлап түгелер сыман, шул,
    Чынлап түгелер сыман…
    Ул түгелсә, үзеңнең дә
    Җаның өзелер сыман…

    Күңелемнең тулган чагы
    Кагылма күңелемә, шул,
    Кагылма – түгелер лә…
    Минем хәлгә калган чагың
    Бардыр бит үзеңнең дә…


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика