Көнләшмәгез
Татарча жырлар

Көнләшмәгез


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Көнләшмәгез
    (Р. Хакимов көе)

    Гади генә яшәр төсле идек,
    Гади генә яшәү булмады….
    Давыллырак булды болытлары,
    Ягымлырак булды нурлары.

    Алда торган киртәләр дә кайчак,
    Үтелмәслек булып тоелды…
    Якыннарны хәтта көнләштереп,
    Без ничектер үттек ул юлны.

    Көнләшмәгез безнең уңышлардан,
    Курыкмагыз безнең газаптан.
    Бу язмышны сорап алмадык без,
    Ходай үзе шулай яраткан.

    Көнләшәсез икән – тиңләшегез,
    Тиңләшергә әле соң түгел.
    Безнең дә гел ал да гөл түгел бит,
    Юлларыбыз гел дә уң түгел….

    Көнләшмәгез бездән, көнләшмәгез…
    Бездә дә бер гомер, бер йөрәк…
    Без бу җирдә нәкъ тә сезнең кебек
    Тик йөрәкләр генә серлерәк.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика