Кузгала Поезд...
Татарча жырлар

Кузгала поезд...


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Кузгала поезд…
    (М. Кәбиров шигыре, Р. Хакимов көе)

    Кузгала поезд кузгала,
    Китәмен еракларга.
    Аерылулар җиңел булмый,
    Барыбер, елап калма.

    Кузгала поезд, кузгала…
    Кузгала җанда яра…
    Яраларың кузгалганда
    Еламый түзеп кара!

    Тәгәрмәчләр сулкылдыйлар
    Җаннарны өзеп-өзеп…
    Җырлавымнан туктап калсам,
    Мин дә елармын кебек.

    Кузгала поезд, кузгала…
    Кузгала җанда яра…
    Яраларың кузгалганда
    Җырламый түзеп кара!

    Аерылулар беркайчан да
    Булмыйдыр җиңел генә.
    Мин үземнең хәлләремне
    Беләм тик үзем генә.

    Кузгала поезд, кузгала…
    Кузгала җанда яра…
    Яраларың кузгалганда
    Җырламый түзеп кара!

    Кузгала инде кузгала,
    Язмышның поездлары…
    Җаннарыңны юатырга
    Җырларым калыр бары…

    Кузгала поезд, кузгала…
    Кузгала җанда яра…
    Яралардан араларга
    Җырларым синдә кала!


    Айдар Галимов: Кузгала поезд




    Нафкат Нигматуллин: Кузгала поезд




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика