Көз Җитә, Дип Моңсуланма
Татарча жырлар

Көз җитә, дип моңсуланма


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Көз җитә, дип моңсуланма
    (Р. Хакимов көе)

    Ел артыннан еллар тизләнә лә
    Ерак калмый икән көзгә дә.
    Көзләр диеп моңсуланыр чаклар
    Якыная инде безгә дә.

    Күңелләрдән яз китмәгән әле
    Ул мәңге дә китмәс шикелле.
    Бар донъяңны онытырлык итеп
    Гашыйк итәм әле мин сине.

    “Көз җитә, дип моңсуланма”- димим,
    Моңсуланмый булмый – көз бит ул!
    Яшьлек язың кире кайтмас өчен
    Китә инде дигән сүз бит ул.

    Көз җитә дип көзгеләргә бакма,
    Сагышларга әле сарылма.
    Минем язлар — синең яныңда бит,
    Синең язлар — минем янымда.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика