Көзге Җилләр
Татарча жырлар тынларга

Көзге җилләр


    Көзге җилләр
    (М. Кәбиров шигыре, И. Шәрипов көе)

    Яздан ерак йөрми икән
    Гомер көзе дә.
    Көзнең сары яфраклары
    Җилгә өзелә.

    Көзге җилләр, көзге җилләр,
    Ныграк исегез.
    Газапларны, сагышларны
    Алып китегез.

    Күреп гомер агачыңның
    Саргайган чагын,
    Сагышларга бирелмә син,
    Бирелмә, җаным.

    Көзге җилләр, ачы җилләр
    Ерак исегез.
    Кайгыларны, сагышларны
    Алып китегез.

    Көзләрнең үз матурлыгы,
    Үзенең назы.
    Сагышларга бирелмә син,
    Бирелмә тагы.

    Көзге җилләр, көзге җилләр,
    Ныграк исегез.
    Газапларны, сагышларны
    Ерак илтегез.

    Айдар Галимов: Көзге җилләр




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика