Нафкат Нигматуллин
Татарча жырлар

Нәфкать Нигъмәтуллин: Үзе генә белгән юл белән



    ...Кичке эңгер-меңгер... Урҗа елгасының аръягыннан көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп, үзе салган сукмак буенча, кечкенә бер малай йөгерә. Вәт, ләгънәт төшкере! Гадәтләнде бит турыга өйгә кайтмаска! Гел елга аръягына, тугайга борыла да куя. Аны эзләп, малайның теңкәсе корыды шул. Җитмәсә, аякка камыл кадала, кыяк үләннәр, кычытканнар тәнеңнең кием астына яшерелмәгән җирләрен “иркәләргә” генә торалар.

    Бераз шөрләтә. Бабайлар монда өрәкләр, качкыннар яшеренеп ятып, ялгыз йөрүчеләрнең юлын кисә, диләр. Шуңа да күпер аша чыкканда ук “бисмилла”ларыңны укып атлыйсың. Ә барыбер шөрләтә... Тукта, үз-үземне аз булса да тынычландырыйм, курку хисен басыйм дип, малай җыр башлый:

    Мэк чэчэген ездем ялгыш кына

    Чуп улэне белэн бутадым.

    Мэк чэчэген, белми килэчэген,

    Уз кулларым белэн утадым.

    (Фидан эле ул вакытта Нэфкаткэ бик билгеле тугел, элеге жырлары да сонрак янгыраячак)

    Яраткан җырчысы Фидан Гафаровның “Сиңа килдем, иркәм” җырын. Әллә нигә ошый аңа шушы җырчы. Радиодан тавышын ишетсә, бар мәшәкатен онытып, нәүмиз була да кала. Фидан абыйсының тавышы күңелнең әллә нинди нечкә кылларын тибрәтә, күзләрдән яшьләр китерә. Хәер, малай үзе дә моңлы күңелле. Ятим кеше моңлы була диләр, шуннандыр инде. Күптән түгел генә әнисен югалтты бит малай. Хәтирә апа гомер буе колхозга бил бөгеп, 8 бала табып, 49 яшендә дөнья куйды. Эх, үкереп бер елыйсы иде дә – ярамый. Ир кеше бит ул... Дөнья тоткасы... Әле үзенә тугыз яшь кенә булса да...

    Кара, җырлап атласаң, алай ук куркыныч түгел икән! Үз тавышың үзеңне тынычландыра, атларга көч бирә. Юкка гына җырны юлдаш дип атамыйлар шул. Тормыш юлыннан җырлап атлаган кеше ялгыз була алмый. Әйтәм бит, әнә йолдыз маңгайлы сыерлары да күренде. Тыныч кына күши-күши шомырт куагы төбендә басып тора. Малайны күргәч, аңа таба борылып, муенын сузып, озын гына итеп, мөгрәп тә җибәрә.

    Сиңа килдем, иркәм,

    Үтеп чакрымнарны...

    Малай елмаеп куя. “Иркәсе” шушы сыерлары булып чыга түгелме соң? Чакрымнар үтеп, күпме вакыт эзли бит ул аны. Тәмам караңгы төшкәнче өйгә алып кайтып, утарга кертеп җибәрергә кирәк. Һәм ул янә җырлый-җырлый, туган авылының басу капкасына таба юл ала... Үзе генә белгән сукмак, үзе генә белгән юл белән...

    * * *

    ...Үзенең сихри моңы, кабатланмас тавышы, сәхнәдәге зыялылыгы белән милләттәшләребезнең күңелен әсир иткән күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның балачагын мин нәкъ шулай күз алдына китердем. Ул әле дә сәхнәдә дә, тормышта да, авыл малае булып кала. Көтү көткән, ялан тәпи тугайлардан йөгереп сыер эзләгән, әсәреп карт бабайларның әкият-хикәятләрен тыңлаган авыл малае булып... Аның күңелен аңлар өчен, тавышын тыңлау белән бергә, күзләренә багарга кирәк. Бу күзләр Моң белән тулы. Асылын сүз белән аңлатып бетерә алмаслык тирән һәм сихри Моң белән. Әйткәндәй, шундый ук Моң бөек әдибебез Габдулла Тукайның фотопортретларындагы карашыннан да сарыла... Шигъри моң... Ятимлек моңы...

    Юкка гынамыни бөек Тукай;

    Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

    Тибрәтмәкче булсаң иң кечкенә кылларын,

    Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен

    Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – димәгән.

    Балачакны – гомернең иң татлы, бер кайгысыз мизгеле дип атыйбыз. Ләкин Нәфкатькә фани дөнья үзенең ачысын бик иртә татыта, тормыш сынауларын аңа яшьли үтәргә туры килә. 1962нче елның 16нчы ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Тимергали һәм Хәтирә Нигъмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән Нәфкать инде 9 яшендә үк әнисез кала. Бертуганнарының да гомере озын булмый. Сигез баладан бүгенге көндә өчесе генә исән, бишесе – бакыйлыкта. Ятимлек күз яшьләре, хәсрәтләр күңелдә илаһи моңга әверелмичә, нәрсәгә әверелсен инде?! Әле әнисе авырып, урын өстендә ятканда ук, кечкенә Нәфкать: “Әни, җырлыйммы!?” – дип, аны юата торган булган һәм аның җырларының дәвалау көче әле дә исән, тамашачыларына барган һәркем аннан күңеленә – ял, җанына дәва алып кайта...

    Мәктәп елларында ук Нәфкатькә мөстәкыйль яшәргә, үзен-үзе тәрбияләргә өйрәнергә туры килә. Башта ул якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә укый, VII-VIII сыйныфларны Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан 2нче мәктәп-интернатта үткәрә, ә инде Яңавылның 3нче мәктәбендә урта белем ала. Туган авылын, якыннарын нык сагынса да, ул түзә, сагышларын җырга сала.

    Урта белем алгач, 1979нчы елның августында Нәфкать Нигъмәтуллин, икетуган агасының киңәшен тотып, химия-технология институтына укырга керү өчен Казанга юл ала.

    Поезд белән барып төштем. Кесәдә өйдән биреп җибәрелгән 60 тәңкә акча. Вокзалда каршылаучы беркем дә юк, – дип хәтерли бүген җырчы. – Казан миңа беренче күрүдә бөтенләй ошамады. Тукай әйтмешли, “монда бар да ят миңа...” Уфа бик матур булып тоела иде. Казанда кая барырга да белмим бит инде. Химия-технология институтында уку теләгем бөтенләй онытылды. Шулай ук, укырга кермичә кайтып китү дә оят. Авылдашларың күзенә ничек күренерсең? Вокзал уртасында ялгызым басып торам шулай. Шунда күзем “Укырга кая барырга?” дип язылган тумбага төште. Янына барып, уку вакыты азрак һәм шуның белән бергә тулай тораклы уку йортларын сайларга тотындым. Көн кичкә авышып бара иде инде. Карыйм, Казан элемтә техникумы үзенә абитуриентлар җыя икән. Тулай торагы бар, уку вакыты да 1 ел да 10 ай гына. Тоттым да, документларны шунда илттем. Кунырга урын юк, төнне дә вахтер карчык белән сөйләшеп, техникумның фойесында үткәрергә туры килде.

    Ике елга якын вакыт бер мизгелдәй үтте дә китте. Техникумны тәмамлагач, мине Көнчыгыш Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Аннан армиягә киттем.

    Нәфкать Нигъмәтуллин хәрби бурычын 1981-1983нче елларда башта Төньяк Осетиягә, аннан Украинада үти, элемтәче була. Нәкъ шушы чорда фаҗигале рәвештә аның абыйсы һәм энесе үлеп китә. Хезмәттәшләре Нәфкатьне ташламыйлар, штаб начальнигы хәленә керә, көн саен күрешеп тора. Шулай итеп җырчы солдат шулпасын кайгы яшьләре белән бергә чүмерә.

    Казанны бер тапкыр күргән кеше аңа мәңге тартылып яши”, – дип юкка гына әйтмиләр. Иҗади җаннарны Тукай, Җәлил эзләре, Сәйдәш моңнары үзенә тартадыр, күрәсең. Демобилизацияләнеп, берникадәр вакыт Уренгой-Ужгород-Пермь газүткәргечендә элемтәче булып эшләгәч, 1984нче елда Нәфкать кабат татарның рухи мәркәзе – Казанга юл алырга карар кыла.

    • Барып, эшкә урнаштым, күңелдән җырлап йөрим. Ул вакытта һәр заводның үз мәдәният сарае бар иде. Минем башта “профессиональ җырчы булам” дигән уй бөтенләй юк, тик күңел җырга тартыла иде. Җырламыйча түзә алмыйм. Шуңа да берничә мәдәният сараеның вокаль-инструменталь ансамбленә язылдым, чөнки алар атнага икешәр көн генә репетицияли иделәр. Бер ансамблемдә ял булса, икенчесенә йөгерәм. Шул рәвешле, Төзүчеләр мәдәният сараеның – “Ялкын”, Киров мәдәният сараеның – “Яз”, Зиннур Гыйбадуллинның “Якты елга” ансамбльләрендә, Сара Садыйкова исемендәге хор составында җырлап йөрдем. Кабатлап әйтәм, бу җырчы булу максатыннан түгел, ә күңел тартылуын басу өчен эшләнә иде. Чөнки мин эшлим дә, укыйм да – Казан авыл хуҗалыгы институтында агрономия һөнәрлеге буенча белем алам. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт фәнни-тикшеренү институтында да эшләп алдым әле, – дип көлемсери бүген җырчы.

    Белмим, Русия элемтә хезмәте, авыл хуҗалыгы Нәфкать Нигъмәтуллин йөзендә кемне югалткандыр – әйтә алмыйм, әмма җыр-моңы белән йөрәкләр арасында элемтә урнаштыру серен Ходай бер аңа гына ачкан. Күңел тибрәнешләрен үзенә җыйган җыр Нәфкатьнең шәхси язмышын да билгели. “Ялкын” ансамбле составында җырлап йөргәндә, ул гомерлек мәхәббәте Рәмзия Сәләхова белән таныша.

    • Минем тормыштагы уң кулым да, сул кулым да, дустым да, хатыным да, продюсерым да – Рәмзия. Казанга килгәч тә, сәхнәдә беренче күзем төшкән кеше ул булды һәм Аллаһы бу талантлы артистканы үземә насыйп итте. Ул – минем гомерлек юлдашым. Без инде 15 ел бергә, – ди Нәфкать.

    Шулай итеп, ике җырлы язмыш бергә үрелеп китә. Шунысы да мөһим: җырчы бу вакытта махсус музыкаль белем дә алган – 1987-1992нче елларда Казан музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлаган була инде. Дөрес, аңа алдарак та тавыш, җыр-моң осталыгын махсус уку йортында камилләштерергә тәкъдимнәр күпләп ясалган була; хәтта танылган композитор Марс Макаров үзенә ияртеп, Казан консерваториясенә дә алып килә. Ләкин октябрь ае булу сәбәпле, алар имтиханнарга соңга калалар. Менә шушы музыкаль белем бушлыгын ул барыбер соңгарак калып булса да тутыра. Һәм барлык гомерен сәхнәгә багышларга карар кыла.

    1995нче елда аның тәүге “Җырым, синең хакта” дип исемләнгән аудиоальбомы дөнья күрә. Аңа кергән җырлар Нәфкатькә шунда ук популярлык китерә, аның лирик-драматик баритон тавышын бар татар дөньясына таныталар. Шуннан соң бер-бер артлы “Үзем белгән юл белән”, Көзге моң”, “Синең кулда язмышым”, “Яңа гасырга бергә”, “Җырым синең хакта”, “Уралдым моңнарына” һ.б. аудиоальбомнары дөнья күрә һәм йөзләрчә мең тираж белән Русия киңлекләренә тарала. Бүген аны Русиядә белмәгән татар кешсе юктыр, мөгаен. Өлкәннәр “Нәфкать балакай”ны тыңлап, яшьлекләрен исләренә төшерә, кыз-кыркын исә аңа күңеленнән үлеп гашыйк булып йөри.

    Нәфкать – искиткеч тыйнак, зыялы зат. Ул сәхнәгә җырлар өчен чыга. Кайбер билгеле артистлар кебек, җырлар алдыннан “дусларым, тегеләй булыйк, болай итмик” дип ярты сәгать акыл да сатмый, әдәпсез мәзәкләр сөйләп, артистларының арт саннарына да тибеп йөрми. Ул, чыннан да, сәхнәдә яши. Җырлап, тамашачыларның күңеленә көч-җегәр бирә, алар да аңа үз йөрәкләренең бер өлешен алкышлар аша җиткерәләрдер кебек. Концерт барышында ул 20дан артык җыр башкара һәм алар тамашачылар күңелендә яши башлыйлар.

    Аеруча Башкортстана җыр сөючеләре Нәфкатьне үз итәләр. Күрәсең, күңел тибрәнешләренең дулкыннары туры киләдер. Хәер, Нәфкать үзе дә гомерен якташларыннан башка күз алдына китерә алмый. Ел да 85 яшьлек әтисе янына, туган ягына кайтып, авылдашлары, якташлары алдында концерт программалары белән сынау тота ул. Чөнки иҗатына иң гадел бәяне аны бәләкәйдән белгән якын кешеләр генә әйтә ала. Туган як, туган җир төшенчәсе – җырчы өчен изге. Шуңа да ул Казанда да яңавыллылар белән ныклы бәйләнеш урнаштырган. Яңавыл яшьләре җәен Казан югары уку йортларына укырга керер өчен иң башта Нәфкать Нигъмәтуллинның йортына агылалар. Билгеле, ярдәм көтеп. Нәфкать абыйлары, нишләсен, үзенең акыллы киңәше, абруе, популярлыгы белән ярдәмгә килә инде.

    Якташлары, Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Нурихан Фәттах һәм Илдар Юзеевлар да Нәфкать Нигъмәтуллинның чын, якын дуслары иделәр. Аларның аксакалларча акыллы киңәшләре, үгет-нәсихәтләре Нәфкатькә әле рухи кыйбла булып тора.

    Нәфкать Нигъмәтуллинның концерт группасы аша татар халкының ил буйлап таралу географиясен өйрәнергә була. Мәсәлән, гитарачы,иҗади дәрте белән бөтен залны дер селкетә торган Ирек Галиев – Чиләбе өлкәсе, Конашак районы Борис авылыннан; клавишларда уйнаучы һәм аранжировкалар ясаучы Айрат Галимуллин Татарстанның Саба төбәгеннән; җырчы һәм курайчы Салават Харрасов белән күңелләрне өздерүче баян остасы Илнур Саттаров – Башкортстан егетләре: беренчесе – Тәтешле районы Шулган авылыннан, икенчесе – Авыргазы районы Кәбәш авылында туып-үскән; биюче кызлары Альбина Әбүзарова – Татарстанның Биектау районыннан; алып баручылар артист-пародияче Рәфис Фазылҗан – Арчадан, Инсаф Абдулла исә Башкортстаннын Федоровка районыннан. Менә шушы төрле җирдән җыелып, төрле су эчеп үскән, төрле характерларны берләштергән коллектив үзендә татарның гомум йөзен берләштерә дә инде. Чөнки кая гына бармасын, тамашачы Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында үз төбген, үзенә генә хас сагыш-моң үзенчәлекләрен күрә. Җырчы һәм аның иҗади төркеме – ил буйлап сибелгән татарларны берләштерүче көч.

    Нәфкать Нигъмәтуллин исем-дәрәҗә артыннан кумый. Кирәкми алар аңа. 2004нче елда җырчыга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелсә дә, чынлыкта, ул күптән – халык җырчысы. Милләттәшләребезнең сөюен хөкүмәт тарафыннан бирелгән бернинди титул-дәрәҗә дә алмаштыра алмый...

    * * *

    ...Урҗа елгасының аръягындагы киң юлдан урта яшьләрдәге ир атлый. Ышанычлы, ныклы адымнар белән җиргә баса ул. Кайчандыр көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләп йөргән камыллы, шайтан таяклы балачак сукмакларын күңеленнән барлый ул. Бу сукмаклар күптән инде югалганнар; юк, югалмаганнар, киң юл булып үскәннәр. Аякка кадала торган камыллары, шайтан таяклары да вакыт сынавын уза алмаган, кибеп, юкка чыкканнар. Күңелдә генә һаман җырлар өермәсе. Ир кайчак туктап, үткәннәргә борылып карап ала, аннары яңадан карашын офыкка тери дә юлын дәвам итә. Мәңгелеккә табан атлый ул. Мәңгелеккә табан... Үзе генә белгән юл белән...

    Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ




    Нәфкать Нигъмәтуллин турында язмалар:

    Нәфкать Нигъмәтуллин: “Сагышларым җырга күчте”
    Нәфкать Нигъмәтуллин җырлары Марат Кәбиров сүзләренә


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика