Өннәр Белән Төшләр Арасында
Татарча жырлар

Өннәр белән төшләр арасында


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Өннәр белән төшләр арасында
    (Р. Хакимов көе)

    Әллә хыял, әллә чынлык булды…
    Әллә өн бу, әллә төш булды…
    Өннәр белән төшләр арасында
    Юлларыбыз бергә кушылды.

    Өннәр белән төшләр арасында
    Адашканнар хисләр, өметләр.
    Мәхәббәтнең тайгак сукмагында
    Аз дисеңме безнең кебекләр?!.

    Ялгышуларымны аңласам да
    Тыя алмам сыман хисемне…
    Адашу да татлы синең белән,
    Ялгышу да бәхет шикелле.

    Кануннарга сыймый бу тойгылар,
    Без аз гына бүтән үлчәмдә.
    Ялгыш булыр сине сөймим дисәм,
    Ялгышырмын сөям дисәм дә.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика