Сагындыңмы, Дип Сорама
Яна татарча жырлар

Сагындыңмы, дип сорама


    Сагындыңмы, дип сорама
    (Марат Кәбиров сүз, Вадим Фатхинуров көе)

    Сагындыңмы, дип сорама,
    Яратасыңмы, димә…
    Барсын үзең аңларсың –
    Кара күземә генә.

    Бер генә кара күземә,
    Сусадым карашыңа.
    Карашларың дәва була
    Йөрәгем ярасына.

    Сагынуымны сөйләмим,
    Сүзләр җитәрлек түгел.
    Йөрәктәге яраларны
    Санап бетәрлек түгел.

    Сагышларны син үзең дә
    Бик яхшы аңлыйсыңдыр.
    Кайтыр көннәремне көтеп,
    Минутлар саныйсыңдыр.

    Бер генә кара күземә,
    Сусадым карашыңа.
    Карашларың дәва була
    Йөрәгем ярасына.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика