Сагынып Киләм
Татарча жырлар

Сагынып киләм


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Сагынып киләм
    (Р. Хакимов көе)

    Мин сагынып киләм сине,
    Ашкына сиңа җаным.
    Сагышлардан сарыларга
    Сабыша язган чагым.

    Сагынам синең сүзләрне,
    Сагынам карашыңны.
    Сизеп торам, колач җәеп
    Кочаклап аласыңны.

    Сагынулар җиңел түгел,
    Сагынулар — әрнүле.
    Син үзең дә сагынасың бит,
    Аңлыйсыңдыр хәлемне.

    Сагышларның сарылары
    Очрашуга юл ача.
    Күрешми дә яшәр идек,
    Сагынулар булмаса.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика