Салават Фатхетдинов
Татарча жырлар

Салават Фатхетдинов


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  


    Салават Зәки улы Фатхетдинов 1960 елның 10 январендә Башкортостанның Тәтешле районы Аксәет авылында туа. Балачагы, мәктәп еллары туган авылында уза, аннан соң Стәрлетамак культура-агарту училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, берничә ел клуб мөдире булып эшли.

    "Гаиләдә без алты бала үстек. Хәзер өчебез исән-сау. Мин гаиләдә өченче бала һәм, зарланып әйтүем түгел, гаилә арбасына чын-чынлап җигелү, аны тарту күбрәк миңа эләкте. Тормыш, Аллага шөкер, авырлыкларны мулдан өеп бирде. Әмма аңа карап сынмадык, сыгылмадык, киресенчә, үзе­без­не тормышка яраклы икән­легебезне исбатладык. Монысы инде иң мөһиме. Әти – әти, инәй инәй урынында иде. Хәзер әнә нинди ямьсез күренешләргә юлыгабыз: әти-әниләрен судка биргән балалар да бар, үз балаларыннан кул селтәгән ата-аналар да җитәрлек. " - ди Салават үзенең бала чагы турында.

    Без әти-әнидән кыен ашап үс­мәдек. Аларның безне кыйнарга вакытлары җитмәде, гел эштә булдылар, без дә эштә идек.

    Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга китә һәм аны 1989 елда уңышлы тәмамлап чыга. Шул ук елны "Татар җыры-89" конкурсында а лауреат була.

    Салаватка «Русия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.



    Салават Фәтхетдинов җырлары - Марат Кәбиров шигыренә

    Салават Фәтхетдинов. Кышкы таңнар (Илдар Низамов муз.)




    Салаваттан цитаталар

    Салават Фәтхетдинов үзенең җор теле, беркемне дә аямыйча турысын бәреп әйтүе белән дә башкалардан аерылып тора. Моны дәлилләү кирәк түгелдер инде, шулай да кызык өчен генә аның журналистлар белән әңгәмәләреннән берничә өзек китерәбез.
    * * *
    Минем өчен иң кадерлесе (регалия – ред.) – Салават. Кайсы Салават дип сорамасалар, димәк, мин тормышта нәрсәгәдер ирешкән.

    * * *
    Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча – шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк.

    * * *
    Халык безне яшәтә, безне тәрбияли, безне ашата. Гади халык. Шул ук вакытта ул иң зур хыянәтче дә. Сине үлеп ярата торган тамашачың, икенче артист килеп чыга икән, шул якка күчә дә китә. Залга халыкны куып кертеп булмый, залдан куып чыгарып булмый. Ул нәрсә тели, шуны эшли. Халык ул – көч.

    * * *
    Мин үземне җырчы түгел, җырлаучы дип уйлыйм.

    * * *
    Гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе урысча сөйләшә, берсе инглизчә... Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мохитне мин ничек халыкка: «Шулай булыгыз!» – дип әйтә алыйм?

    * * *
    Тәнкыйтькә мин берсүзсез. Ләкин мине тәнкыйтьләгән кеше миннән өстенрәк, акыллырак, чи­бәррәк, тазарак, баерак, көчлерәк булырга тиеш. Әгәр шуларның берсе дә туры килми икән, аның мине тәнкыйтьләргә хакы юк.

    * * *
    Курыкмыйча әйтәм: мин үземне бик зур сәясәтче дип саныйм. Минем әйт­кән сүзләрем бәлки югары властька барып җитмидер, ләкин мин халык белән эшлим, халыкка әйтәм. Чөнки бөтен әйберне хәл итә халык.

    * * * Безнең миссия депутат миссиясеннән түбән түгел. Безнең сыман, без йөргән, көн саен бер мең татарны җыеп, үз сүзебезне әйтә алган әле бер депутатны да белмим. Мин үз урынымда сәясәтче. Аерым бер депутат.

    * * *
    Автоспорт, бәлки, минем чиремдер. Ләкин матур чир. Менә хәзер минем арттан малай китте. Рөстәм ике тапкыр Татарстан чемпионатын отты, 12 яшьтә.

    * * *
    Мин моңа (улы Рөс­тәмнең җиңелүенә – ред.) үзем сөендем, чөнки шул яшьтә малай җиңү яулап күнегә икән, ул җиңелүне кабул итмәячәк. Җиңелү аның өчен әле җиңүгә караганда файдалырак.



Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика