Сез Мине Әрнеми Дисезме
Татарча жырлар

Сез мине әрнеми дисезме


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Сез мине әрнеми дисезме
    (И. Низамов көе)

    Елмаеп көлсәм дә,
    Я дәшми түзсәм дә
    Миндә дә шул ук бер хис инде…
    Бигүк сер бирмәгәч,
    Зарланып йөрмәгәч,
    Сез мине әрнеми дисезме?!.

    Көннәрем көз кебек
    Көз кебек сарыда —
    Сагышлар сарыла җаныма.
    Тыялмам хисемне
    Дулармын шикелле,
    Хисләргә бирелсәм аз гына.

    Зарланып йөрмәсәм,
    Бигүк сер бирмәсәм,
    Син мине гамьсез дип тиргәмә.
    Язмышлар бер булгач,
    Сагыш та бер инде —
    Шул ук бер хис инде кемдә дә…


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика