Сиңа Әйтер Сүзләрем Күп...
Татарча жырлар

Сиңа әйтер сүзләрем күп...


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Сиңа әйтер сүзләрем күп…
    (Вадим Фатхинуров көе)

    Эх, кашыңның кыйгачлары,
    Күзеңнең каралары.
    Күз салам да сүз әйтәлмим –
    Йөрәгем яна бары.

    Сиңа әйтер сүзләрем күп…
    Күңелдә кала инде…
    Яна-яна бу йөрәгем
    Күмергә кала инде…

    Эх, кашыңның кыйгачларын,
    Күзеңнең караларын…
    Кайдан табыйм мәхәббәттә
    Аңлашу чараларын?!.

    Күзләремнән күрсәң иде,
    Иң изге серемне син…
    Эх, үзең дә сизмисең бит…
    Сизсәң дә сиздермисең.

    Сиңа әйтер сүзләрем күп…
    Күңелдә кала инде…
    Яна-яна бу йөрәгем
    Күмергә кала инде…


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика