Син Белмисең Инде
Татарча жырлар

Син белмисең инде


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Син белмисең инде
    (Ризван Хакимов көе)

    Син белмисең инде мине,
    Син күрмисең инде мине…
    Белергә дә теләмисеңдер.
    Күрмәсәм һәм ишетмәсәм,
    Тиңсенмәсәм, иш итмәсәм,
    Югалыр ул күздән дисеңдер.

    Табыш барда – югалту бар…
    Булды инде югалтулар…
    Кыеннардан булды кыены…
    Ишетмәсәң-күрмәсәң дә,
    Югалтырга теләсәң дә,
    Югаласым килми бу юлы.

    Күрмисең дип сүрелмәмен.
    Минем әле шундый мәлем –
    Бөгелмичә түзәр чакларым.
    Минем әле гүзәл чагым,
    Дөньяларны бизәр чагым,
    Үзәкләрне өзәр чакларым.

    Күрмәдең дип бер ялынмам,
    Гомеремнең юлларыннан
    Сокландырып балкып үтәрмен.
    Син дә мине бер күрерсең,
    Үткәнеңә үкенерсең…
    Ә мин сине… гафу итәрмен.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика