Син Дә Мине Сагынырсың Әле
Татарча жырлар

Син дә мине сагынырсың әле


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Син дә мине сагынырсың әле

    Син дә мине сагынырсың әле,
    Юклыгымны син дә тоярсың.
    Киткән юлларыма карарсың да
    Күзләреңне сөртеп куярсың.

    Син дә мине сагынырсың әле,
    Үткәннәргә әйдәр уйларың.
    Онытылып бетә язган хисләр
    Күңелеңдә кабат уяныр.

    Син дә мине сагынырсың әле…
    Аңласаң да мөмкин түгелен:
    Аерылып киткән юлларымнан
    Кайтуымны көтәр күңелең.

    Син дә мине сагынырсың әле…
    Күз яшьләрең булса, тыярсың.
    Ятлар күрмәсен дип күңелеңнең,
    Пәрдәләрен тартып куярсың



    Рәзил Камалов башкара: Син дә мине сагынырсың әле.




ҖЫР ДӘФТӘРЕ

Марат Кәбиров. Җыр дәфтәре - Марат Кәбиров сүзләренә язылган татарча жырлар А. Галимов, А. Хакимова, Н. Нигматуллин, Р. Хакимов, С. Фәтхетдинов, Х. Фәрхи кебек бик күп сәхнә йолдызларының иҗатын бизи. Әлеге җыентыкта шундый җырларның бер өлеше тәкъдим ителә.
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика