Син Генә Шул
Татарча жырлар

Син генә шул


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Син генә шул
    (И. Низамов көе)

    Тик бер күрдем. Бер күрүдән
    Кердең күңелгә.
    Сине уйлыйм хәзер көн дә,
    Уйлыйм төнен дә.

    Син генә шул… Тик син генә…
    Син генә инде…
    Син дәшмисең. Тик хисләрең
    Сизелә инде.

    Күңелемдә кояш балкый,
    Күземдә — томан:
    Бу дөньяда бердәнбер кыз
    Син генә сыман.

    Сөйгән йөрәк үз хисләрен
    Сиздерә белә…
    Үзеңнең дә күзләрең бит
    Гел миндә генә.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика