Син Мәңгегә Йөрәгемдә
Татарча жырлар

Син мәңгегә йөрәгемдә


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Син мәңгегә йөрәгемдә
    (Р. Хакимов көе)

    Син мәңгегә йөрәгемдә,
    Син гомерлек юллардасың.
    Күзләремә күренәсең дә
    Тагын юлга кузгаласың.
    Бар бәхетем — сине сагыну,
    Бар язмышым — сине көтү.
    Татлы да һәм газаплы да
    Синең белән гомер итү.

    Куш.:
    Юлларыңда исән йөре,
    Бәлаләргә юлыкма син.
    Сагынучың, табынучың
    Булганлыгын онытма син.

    Көтүләрнең авырлыгын,
    Авырлыгын белсәң иде.
    Өннәремдә күрмәсәм дә,
    Төшләремә керсәң иде.
    Төшләреңә керсәм иде,
    Күрсәм иде өннәремдә.
    Мин җаныңда булган кебек,
    Син дә минем йөрәгемдә.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика