Соң Шул Инде
Татарча жырлар

Соң шул инде


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Соң шул инде
    (Д. Арсланов көе)

    Хисләрем саф, изге иде,
    Якты иде уйларым.
    Тик чәчкәгә кул сузмадым,
    Өзелер дип уйладым.

    Оялтырмын дип, әйтмәдем
    Мәхәббәт сүзләрен дә.
    Иркәләдем сине бары,
    Күзләрем белән генә.

    Син дә минем яннарымнан
    Елмаеп үтә идең.
    Сизә идем, син дә миннән
    Нәрсәдер көтә идең.

    Нигә шунда аңлатмадым
    Ялкынлы хисләремне?!
    Нәрсә көттем?!.
    Нигә көттем
    Ятларга киткәнеңне…

    “Һаман сине сөям бит!” — дип
    Әйтергә тели йөрәк.
    Соңладым шул…
    Хәзер инде
    Белмәвең хәерлерәк.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика