Соңгы Озату
Татарча жырлар

Соңгы озату


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Соңгы озату
    (Р. Хакимов көе)

    Мин юлларга китәм инде…
    Юлларга китәм инде.
    Син беләсең кайтмасымны,
    мин беләм көтәреңне.

    Елмаеп кул болгап калдың,
    Кузгалмый озак тордың…
    Бу минем соңгы китүем,
    Бу – соңгы озатуың.

    Китеп бардым. Көтеп калдың.
    Аралар еракланды.
    Еламадык. Араларда
    Мәхәббәт елап калды.

    Мин китәмен, син каласың,
    Кемгә калырсың инде?!
    Кемгә калсаң да, барыбер,
    Көлгә калырсың инде.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика