Юллар Көтә
Татарча жырлар

Юллар көтә


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Юллар көтә

    Юллар көтә, юллар көтә,
    Юллар көтә тагы да…
    Үз юлымнан җилдерәмен
    Язмышым кочагына.

    Төрле чаклар булыр әле,
    Юлларым озын әле…
    Чит-ятларга сер бирү юк —
    Үземнең юлым әле.

    Алда ниләр көткәнлеген
    Белергә теләмимен.
    Үз юлымның ят ярларга
    Илтмәсен беләмен мин.

    Авыр чак та булыр әле,
    Юлларым озын әле…
    Бер егылсам, бер торырмын
    Үземнең юлым әле.

    Булыр биеп шатланыр чак,
    Булыр еларлык чагым.
    Елатырлык кайгыларны
    Җиңеп чыгарлык чагым.

    Күмелермен томаннарга.
    Калырмын бураннарда.
    Кул селтәргә ашыкмагыз
    Үз юлы булганнарга.

    Хания Фархи:




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика