Узсын Гомер...
Ин шэп татарча жырлар

Узсын гомер...


    Узсын гомер…
    (М. Кәбиров шигыре, Р. Хакимов көе)

    Без бу җиргә ике килмәгәнбез,
    Һәрберебез бердәнбер генә.
    Мәхәббәтнең үзе шикелле без,
    Самими дә, саф та, серле дә.

    Кушымта:
    Узсын, әйдә, узган гомер
    Кабатланмасын.
    Тик күңелләр канатлансын,
    Канат талмасын.
    Талмасын канатларыгыз,
    Талмасын әле.
    Бүгенге көн үкенечкә
    Калмасын әле.

    Үкенмәек гомер узганына,
    Үтсә үтсен яшьлек еллары.
    Безнең гомер авыр булса булды,
    Үкенерлек гомер булмады.

    Үткән көннәр күптән үткән инде,
    Ә киләчәк тора күз терәп.
    Безнең бәхет – нәкъ бүгенге көндә,
    Нәкъ бүгенге көнгә без кирәк.


    Нафкат Нигматуллин:




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика