Ялгыз Балан
Татарча жырлар

Ялгыз балан


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Ялгыз балан
    (М. Кәбиров шигыре, Р. Хакимов көе)

    Урман эче… Нәни алан…
    Аландагы ялгыз балан
    Әнкәемне искә төшерде
    Аның да бит язмышлары —
    Газаплары, сагышлары
    Ачы шушы балан шикелле.

    Әнкәемне күргән сыман
    Баланнарга карап торам…
    Кичерегез безне, баланнар!.
    Күреп кайгы, мең җәзалар
    Үстергән дә безне алар,
    Ә үзләре ятим калганнар.

    Безне сагынып көтә-көтә.
    Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
    Яшәүләре рәхәт дисеңме?!
    Гомер буе ялгыз әнкәм,
    Кичер, әгәр кичерәлсәң…
    Мин үзем дә балан шикелле.

    Утлы-ачы күз яшьләре.
    Гүя, балан тәлгәшләре,
    Керфегемдә туңып калганнар.
    Әнкәемне күргән сыман,
    Баланнарга карап торам…
    Аңлый микән мине баланнар?..

    Хания Фархи:




Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика