Яшьлекне Сагыну Җыры
Татарча жырлар

Яшьлекне сагыну җыры


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

    Яшьлекне сагыну җыры
    (И. Низамов көе)

    Без яшьлектән киттек инде,
    Ир булып җиттек инде.
    Йөрәкләр яшь, ә үзебез
    Картаеп беттек инде.

    Якын гына кебек иде
    Яшьлегемнең юллары.
    Ничә еллар эзләсәм дә
    Барыбер, табып булмады.

    Яшьлеккә илткән юлларны
    Табалмам инде кабат.
    Җырлар гына җырлармын тик
    Яшьлек ягына карап.

    Яшьлек илләренә илткән
    Юлларны тапсаң иде.
    Юлын табып көн дә бер кат
    Әйләнеп кайтсаң иде.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика