Романы, повести, стихи Марата Кабирова
шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Исемем, гадәттә, проза әсәрләренә, роман һәм повестьларга бәйле рәвештә телгә алынгач, шигырьләр дә язгалаштырумны Татарстанда бик белмиләр бугай. Шуңа күрә, кайберәүләр эстрададан әкәм-төкәм сүз сөйләп йөрүче әрсез бәндә дип, икенчеләр миеңне актарырлык катлаулы повесть язучы ботаник дип, өченчеләр төрле коточкыч хәлләр турында язучы маньяк дип, дүртенчеләр мавыктыргыч мәхәббәт маҗаралары әтмәлләүче бик тәҗрибәле азгын зат итеп күз алдына китерә бугай. "Бугай" дим, чөнки берәүнең дә бу хакта йөземә бәреп әйткәне юк.

    Әдәбиятка шигырьләр белән килеп кердем. 1987 елда узган яшь язучылар семинарыннан соң, Башкортостанда минем хакта язмаган бер генә гәзит тә калмады һәм автоматик рәвештә "әйбәт шагыйрь"ләр рәтенә күчтем. 

    Тагы нәрсә? Шигырьләр әле дә язылып тора. Бүген инде аларның күбесе көйгә салынган. Җырга әйләнмәгәннәрен дә сәхнәдән сөйләр йөрүчеләр күп. Шуңа күрә, бу шигырьләрнең күбесе, бәлки, сезгә таныштыр. Алар минеке икәнен генә белмәгәнсездер.

    Әлге кушымтага тупланган шигырьләр исемлеге - монда
    Яңаларын сайтның иҗат дип аталган бүлегендә таба алырсыз.
    Электрон китап рәвешендә дә чыкканнары -  китаплар бүлегендә. 


шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика