Романы, повести, стихи Марата Кабирова
8 март татарча шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Синең белән

    Бер-беребез өчен генә
    Килгәнбездер җиргә без.
    Яшьлек язы ерак калды,
    Без һаман да бергәбез.

    Төрле чаклар булды инде –
    Шатлыгы да, зары да...
    Серләштек тә, гөрләштек тә,
    Тиргәштек тә аз гына.

    Саф мәхәббәт утларында
    Парлашып янабыз да...
    Гөрләшеп кенә яшибез,
    Тиргәшеп алабыз да.

    Син һаман да яннарымда,
    Мин һаман да яныңда.
    Аралардан ниләр узмас,
    Җанда сөю барында?!. 


8 март татарча шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика