Романы, повести, стихи Марата Кабирова
авыл турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Актаныш...

    Шул урыннар миңа, аһ, таныш, дип,
    Җырлар җырлар идем, Актаныш...
    Бер җирең дә миңа таныш түгел,
    Сагыш кына таныш... Аһ, таныш... 

    Сагыш кына таныш... Мин бит сине
    Гомерем буе сагынып яшәдем.
    Синең улың идем. “Улым!” – диеп
    Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем.

    Улым дигән сүзгә сусаган чак
    Булды инде... булды минем дә...
    “Улым!” – дигән сүзне ишетәсе
    килгән чаклар булды илемдә...

    (Телдән телгә, җаннан җанга күчеп 
    җырланса да моңсу җырларым,
    мин әнкәмнең генә улы булдым,
    беркемнең дә улы булмадым)

    Ишетәлмәдем...
    Кичерерсең мине 
    каеннардай моңсу тоелсам.
    “Улым!” – дигән сүзне читләрдә дә 
    ишетер идем, әгәр кол булсам.

    Синең улың булып каласым да 
    Килә кайчак... Килә...
    Шулай да...
    Мин бурычлы бары әниемә,
    Мин бурычлы бары ходайга.

    Мондый халәт җиңел дисең мени...
    Җиңел түгел инде, Актаныш...
    Туган җирләремдә!.. Туган җирдә
    Сагыш кына таныш... Аһ, таныш... 

    Актанышым диеп җырлар идем... 
    Аһ, түгел лә минем яш мәлем.
    Синең улың идем. Улым диеп
    Син дәшмәсәң, мин дә дәшмәмен.



авыл турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика