Романы, повести, стихи Марата Кабирова
бабай турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Йөрәк

    (Баллада)


    Урам буйлап бер карт кайтып килә,
    Керфегенә кадәр агарган.
    Күзләрендә генә нур уңмаган,
    Яшәү дәрте сибелә алардан.
    Нинди могҗизадыр,
    Ләгънәтеме,
    Рәхмәтеме төшеп ходайның,
    Көтмәгәндә бер кыз пәйда булды
    Күз төбендә генә бабайның.
    Кыска итәк... Алсу кофтасыннан
    Гәүдәсенең беленә һәр җөе.
    Аһ, ул кызның атлап барышлары! –
    Түзеп кара җаның бар көе.
    Адымнары диңгез дулкынындай,
    Дулкынланып бии бөтен тән...
    Кыз түгел бу – Бермунд өчпочмагы –
    Күз алырмын, димә, бер күрсәң.


    Ә аяклар!
    Фани бу дөньяда
    Берни белән тиңләп булмаслык...
    Төсе генә дә бит шокаладтай –
    Ашап бетерсәң дә туймаслык!


    Иңнәренә яткан кара чәчләр!..
    “Чәчләреңне бәйлә иде лә!” –
    Бабай шулай уйлау белән аның
    Пеләш башы түбән иелә.
    Бу дөньяга ашыгып туганына,
    Әзрәк кенә кәефе кырыла...
    Йортын узып киткәнлеген сизеп,
    Моңсу гына кире борыла.
    Кайтып керде бабай үз йортына...
    Каймак чыжлый майлы табада.
    Өтәләнеп әби өстәл җәя,
    Бәйрәм төсе өйгә тарала.


    Бәйрәм төсе, коймак исләре лә...
    Тик онытылмый теге матур сын.
    Билләр сызлавын да онытырсың да
    Яшьлегеңә йөгереп кайтырсың.
    Сызыла бабай...
    Теге матур белән
    Кавыштырыр юллар юк ла соң...
    ...Ике күзен чатырдатып йомып,
    Бер суырып үпте корткасын.
    4 ноябрь, 1993


бабай турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика