Романы, повести, стихи Марата Кабирова
балалар турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    ***

    “Туйдым. Зур рәхмәт!..”  -
    Әй, бала чагым...
    Үзе өстәлгә
    Үрелә тагын.

    Өстәл сыгылып
    Тора сыйлардан.
    Үзе туйса да,
    Күзе туймаган.

    Әй, беркатлы чак!..
    Әй, бала чагым!..
    Юктыр ла синнән
    Аерылачагым.

    Җитсәм дә дөнья
    Тану мәленә.
    Зур малай гына
    Бит мин әле дә.

    Ә дөнья нәрсә? –
    Билгесез инде...
    Нәрсә булса да,
    Күңелсез инде.

    Күңелсез инде...
    Туйдым барыннан:
    Шатлыкларыннан,
    Кайгыларыннан.

    Тик ташлап кына
    Булмый дөньяны,
    Үзем туйсам да
    Күзем туймады.
    1994


балалар турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика