Романы, повести, стихи Марата Кабирова
бэхет турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Бәхет

    Мин синең бәхетең,
    Мин – синең яныңда.
    Кадеремне белеп кал,
    Яныңда чагымда.


    Әгәр син күрмәсәң,
    Мин балкып кабынмам.
    Күрмәсәң – югалам,
    Югалсам - табылмам.


    Югалсам, табылмам –
    Үзәгең өзелер.
    Барлыгым сизелмәс,
    Юклыгым – сизелер.


    Син бәхет эзлисең,
    Узышып җил белән.
    Мин сине тоталмый,
    Артыңнан йөгерәм.
    2008


бэхет турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика