Романы, повести, стихи Марата Кабирова
дуслык турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Диоген

    Шәмнәр булып яна йөрәк,
    Бер сүрелеп, бер дулап...
    Кешеләр эзләп йөримен 
    Шәһәр урамы буйлап.

    Урамда бизнесменнар...
    Түрәләр һәм алкашлар...
    Ара-тирә очрап куя
    Якташлар, тик якташлар...
    Көлеп үтә фәхишәләр,
    Күзләрен майландырып.
    Бәлтерәгән пенсионерлар
    Мыегын кала борып.
    Урам буйлап агылалар
    Әфәнделәр, иптәшәр...
    Фикердәшләр, төкердәшләр
     Хезмәттәш, көмештәшләр.
    Автобуслардан төшәләр
    Терәлеп йөрештәшләр...

    Кешеләр эзләп йөримен...
    Һәр төркем, һәрбер катлам
    Үзенә исем тапкан.
    Үзенә җисем тапкан.

    Шул исемне калкан итеп
    Яшергән кешелеген...
    Идеалыбыз – күп акчалы,
    Уртакул кеше бүген.

    Бөекләрнең бөеклеген,
    Шәхеснең шәхеслеген
    Үтерә торган ирек бу,
    Бу ирек - бәхет түгел.

    Кичә чәчкән бәхет гөлем
    Борынын төрткән бүген.
    Шатлык уртаклашыр өчен(!)
    Шатлык уртаклаша алган(!)
    Кешеләр эзләп йөрим...
    1994


дуслык турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика