Романы, повести, стихи Марата Кабирова
эни шигырьлэр татарча

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Ятим малай җыры

    Тормышларың авыр иде мени,
    Газапларың чиксез идеме?
    Җиде ятның ишек төпләренә
    Ташлап киттең нигә син мине?!

    Ишетерсеңме йөрәк авазымны.
    Аңларсыңмы сагыш-моңымны?
    Урамнарда күрсәң, танырсыңмы
    Әрнеп үскән үксез улыңны?

    Рәхмәт, әнкәй, җан биргәнсең миңа
    Бик мөһим дә түгел калганы.
    Ятимлекнең ачы җилләре дә
    Ул җанымны җиңә алмады.

    Син кайларда икән хәзер, әни...
    Нинди язмыш, нинди юлларда?!
    Башларыңны кем иңенә салып
    Елыйсыңдыр күңелең тулганда.


эни шигырьлэр татарча - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика