Романы, повести, стихи Марата Кабирова
эни турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Җавап хаты


    “Укудан куылуың хакында гәзиттән куыгач, төн йокысы күрмәдем.”
    (Әнкәйнең хатыннан)


    Тол хатынның, калаларга китеп,
    “Бөлеп” кайткан ятим баласын,
    Туар шагыйрьләргә гыйбрәт итеп,
    Улларыгыз чыгып карасын.

    Шуны гына көткән елан телләр
    Чаксын җаен туры ктиереп,
    Тик матдәгә табына торган коллар
    Җырларыма калсын төкереп.

    Сөенсә дә кырын караганнар,
    Зинһар, әнкәй, телмә җаныңны,
    Умырзаяларга җиңелмени
    Тишеп чыгу калын кар-бозны?!

    Шагыйрь җиргә җырлар өчен килә,
    Эт ешләргә туган, Тешләсен,
    Улың барда, әнкәй, тыныч йокла,
    Эт өрә, дип, исең китмәсен.
    1990


эни турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика