Романы, повести, стихи Марата Кабирова
энилэр турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Белгән юк...


    Башкаларны шулай алдадыкмы,

    Үзебезме әллә алдандык?..

    “Әнием!” – дип күпме җырлар яздык,

    Үзләренә... хат та язган юк.


    Сөйгән ярлар...

    Безнең хатыннар бит

    Ким дигәндә, берәр һәйкәллек.

    Күпме җырлар яздык...

    Үзләренә

    Берәр җылы сүз дә әйткән юк...


    Гомернең иң матур мизгелләрен

    “Бала өчен!” диеп үткәрдек...

    “Балаларга!..” – дидек...

    Үзләренең

    Башыннан да сөеп үткән юк...


    Әнкәйләргә сөю сүрелмәгән...

    Җан түрендә - сөйгән ярлар да...

    Балалар да...

    Тик нигәдер менә

    Вакыт кына җитми аларга.


    Башкаларны алдыйбызмы икән,

    Алданабыз микән һаман без...

    ...Барысы да – алда.

    Әле тагын

    Әллә күпме җырлар язарбыз...

    2000


энилэр турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика